МАРТ 2025
«Ялкын»ның март саны тышлыгында сезне ясалма фәһем белән башкарылган рәсем каршы ала. Әлеге тышлык буенча аңлашыладыр: бу санны без табигатебезгә, экология мәсьәләләренә һәм матурлыкка багышладык. Монда сезне «Будет чисто» дигән экологик хәрәкәт, гиперкуллану синдромы, яңа экогадәтләр турында язмалар көтә.
Шулай ук без сезне искиткеч табигатьле Домбай белән таныштырырбыз, хәтта шопер тегәргә дә өйрәтербез! Моннан тыш, 8нче март бәйрәме хөрмәтеннән, без гүзәт затларыбыздан сораштыру да оештырдык. Алар өчен кумирлар кем икәнен беләсегез килә икән, журналыбызны укыгыз.
«Тарихлы бит» сәхифәсе бу юлы Идел буе Болгар дәүләтенең барлыкка килүе һәм Алмыш ханның идарәсе турында.
Комикс буларак бу санда сезне Казан шәһәренең «Галәм» 18 нче гимназиясендә белем алучы, 9 Б сыйныф укучысы Махмутова Камиләнең «Күбәләкләр үтерүче» исемле хикәясе көтә.
Март ае ул – песиләр ае да бит әле! Песиле мемнарны журнал битләреннән таба аласыз.
Кояшлы һәм җылы язлар сиңа, ялкынлы дустыбыз!
Белми калма
-
19 марта 2026 - 11:38
МӘКТӘПЛӘРДӘ 1-4 КЛАССЛАР ӨЧЕН «МИНЕМ ГАИЛӘМ» ДИГӘН ӨСТӘМӘ КУРС КЕРТЕЛӘЧӘК
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
Нет комментариев