Логотип Идель
Саннар

ИЮЛЬ 2024

02 июля 2024 ИЮЛЬ 2024

Июль саны тышлыгында сине Рәис үзе каршылый! Бу юкка түгел – әлеге санда без июньнең иң кызу, шәп вакыйгасы – «Ялкын Фест»ны искә төшерәбез. Иң матур мизгелләр, фотолар, теләкләр журналда урын алды. Ә «Шәхес» сәхифәсендә сине шәһәр мэры стипендиаты булган яшь җырчы, һәм киләчәктә модель булырга хыялланучы биюче кыз белән әңгәмәләр көтә.

Туган көннәргә, бәйрәмнәргә гел роза я хризантемалар бүләк итәләрме? Бу санда без күп чәчәк кибетләрендә сатылучы үзенчәлекле, син, бәлки, моңарчы күрмәгән матур чәчәкләр турында яздык. Алга таба бәйрәмнәргә гөлләмә эзләгәндә, бу язманың файдасы тими калмас.

Универны тәмамлаган студент үзе белән ниләр алып китә? Ә белемнәрдән тыш? Әле кайчан гына студент булган егет-кызлар үз тарихларын сөйләделәр – активист булуның файдасы, төркемдә дуслар таба алмау, укытучыларның гаделсезлеге һәм башкалар...

Шулай ук правага укырга җыенучылар өчен файдалы һәм кызыклы материал әзерлек. Уку нечкәлекләре, ничек уку урынын сайларга, кайчан укырга? Һәм, әлбәттә, бу юлны узганнарның тәҗрибәләрен дә яздык.

Кечкенә чактан ук үз өстенә зур җаваплылык алырга мәҗбүр булган балалар, яңалыктан куркып яшәүчеләр, «Алтын каләм»нән көндәлек, уңышсыз свидание турында комикс – июль санында урын алган язмаларның бер кечкенә өлеше генә әле бу!