ОКТЯБРЬ 2024

Октябрь саны тышлыгында – Казан цирк мәктәбе укучылары. Алар әлеге мәктәпкә балачактан ук килеп эләккәннәр! Язмада сез уникаль тарихка һәм киләчәккә ия булган цирк мәктәбе турында гына түгел, ә укучыларның цирктан тыш тормышлары белән дә таныша алырсыз.
«Шәхес» сәхифәсендә сине үз куллары белән милли бизәлешле киемнәр, аксессуарлар җитештерүче чибәр татар кызлары һәм «Ялкын» журналында күп еллар язучы кызларның тәҗрибәләре белән уртаклашкан әңгәмәләре көтә.
«Ачыш» һәм «Тәҗрибә» сәхифәләрендә егетләрнең бизәнүе турында фикерләр, яшь укытучыларның үз һөнәрләрендә очраган уңай һәм тискәре яклары турында фикерләрен укырсыз һәм иртән җиңел уяну серләренә төшенерсез.
Моннан тыш ни өчен көндәлек алып бару мөһим һәм бывшийлар белән дуслык була аламы дигән сорауларга җавап табарсыз.
Октябрь санын көзге вайбтан башка күз алдына китереп булмый, шуңа бу санда октябрь аена чек-лист, Хеллоуин турында фильмнар исемлеге белән танышырсыз.
Комикс буларак бу санда сине Алмаз Гыймадиевның Рөстәм исемле малай белән булган күңелле хәлне турындагы хикәясе көтә.
Матур көзләр телибез сиңа!
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев