АВГУСТ 2024
Август саны тышлыгында – Алмаз Нигмәтҗанов һәм көнбагыш чәчәге! Җирән чәчле, ачык йөзле бу егет «яшьлек – энергия» дигән принцип белән яши – шуңа аның җитешмәгән бер җире юк.
Бу санда алман теле тирәнтен өйрәтелә торган мәктәп укучысы һәм имтиханнарда 100 балл җыючылар белән дә сөйләштек.
Шулай ук күпләр күз йомарга теләгән авыр темаларның берсе – наркоманиягә дә кагылдык. Үсмерләр бу куркыныч ничек юлга эләгә, һәм аларны ни рәвешле дәвалыйлар? Бу куркыныч аша узган үсмерләрнең тарихлары аноним рәвештә журналда урын алды.
Квадробика белән шөгыльләнүче үсмерләр белән сөйләштек, «Сәләт-Саба»га барып кайттык, өзелгән дуслык тарихлары турында яздык.
Шулай ук август санында сине эмоцияләр, аларның тәнебездә ни рәвешле чагылуы һәм Винкс феяләре турында язмалар көтә.
Бонус буларак – «Моң» исемле комикс һәм кринж открыткалар әзерләдек!
Белми калма
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
-
3 сентября 2026 - 09:35
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
Нет комментариев