МАЙ 2025
«Ялкын»ның май саны тышлыгында берничә ел дәвамында журналыбызның якын дусларына әйләнгән Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең 9 «В» классы укучылары. Сүз уңаеннан: әгәр дә сезнең дә «Ялкын» битләрендә балкыйсыгыз килә икән, журналга класс белән язылыгыз. Иң күп укучы язылган классларга бездән бушка профессиональ фотосессия. Шәп бит?
Әлеге санны без чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм имтиханнарга багышларга булдык. Монда сезне татар теленнән имтихан биргән укучылар белән интервью, мәктәп сораулары буенча кроссворд, БДИны тикшерүче экспертлардан киңәшләр һәм тагын бик күп файдалы язмалар көтә.
Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тула. Шул уңайдан журналыбызда 1941-1945 еллар вакытында язылган сугыш көндәлегеннән өзекләр китердек. Шулай ук Фирүзә Садриеваның «Сыналган мәхәббәт» исемле хикәясенә нигезләнеп ясалган комикс та сугыш елларының михнәтләре турында сөйли.
«Тарихлы бит» сәхифәсендә исә Алтын Урданың чәчәк ату чоры һәм Үзбәк хан идарәсе турында укый аласыз.
Бер айдан инде җәй. Сез дә аны безнең кебек зарыгып көтәсезме?
Белми калма
-
20 февраля 2026 - 09:47
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ БАРЛЫК ТУЛАЙ ТОРАКЛАРЫН ИКЕ-ӨЧ ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ ПЛАНЛАШТЫРА
-
19 февраля 2026 - 12:03
ПЕДАГОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЛАРЫНА КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УРЫНЫНА ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘ
-
18 февраля 2026 - 10:05
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ПЕРМЬДӘ УЗАЧАК ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ОЛИМПИАДАНЫҢ ФИНАЛЫНА ЧЫГА
-
17 февраля 2026 - 09:38
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН АЛУДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЛЫРМЫ?
Нет комментариев