НОЯБРЬ 2024
Ноябрь саны тышлыгын тормышка ашыру ясалма фәһем (искусственный интеллект) ярдәмендә башкарылды. Монда Казаныбыз киләчәктә ничегрәк булырга мөмкин икәне сурәтләнгән.
Ноябрь саны тышлыгын тормышка ашыру ясалма фәһем (искусственный интеллект) ярдәмендә башкарылды. Монда Казаныбыз киләчәктә ничегрәк булырга мөмкин икәне сурәтләнгән.
Әлеге санның тематикасы – яңарыш. Монда син Казанда урнашкан Балалар IT-паркы белән якыннанрак таныша аласың. Алар анда программалаштыру һәм 3D модельләр белән шөгыльләнүдән тыш, хәтта үзләренең беренче роботларын да ясый ала.
Шулай ук без ясалма фәһемнән беренче мәхәббәт турында сораштык. Ул үзенең тарихын сөйләде һәм без аны чын кешеләрнеке белән чагыштырып, журналыбыз битләренә бастырдык. Кыскасы, кызык тәҗрибә!
Музыка белән кызыксынучылар өчен дә язмалар бар! Иске җырларга яңа сулыш кертүче һәм фонк жанрында иҗат итүче яшь җырчылар белән әңгәмәләрне укып китә аласыз.
Моннан тыш, без редакция белән IT технологияләрнең үзәге булган Иннополис шәһәренә кечкенә генә сәяхәт кылдык. Һәм сез моның, шулай ук Иннополис институтында белем алучы студентлар тормышы турында укып кына түгел, ВКонтакте социаль челтәрендә видео да карый алачаксыз.
Комикс буларак бу санда сине 8нче сыйныф укучысы Газетдинова Зәринәнең «Сагыш тулы караш» исемле хикәясе көтә.
Нет комментариев