ИЮНЬ 2025

«Ялкын»ның июнь саны тышлыгын тормышка ашыру ясалма фәһем (искусственный интеллект) ярдәмендә башкарылды. Монда җәйнең рәхәт җылы көннәре, бәхетле балачак, табигать белән бәйләнеш сурәтләнгән.
Әлеге санда без сине иң җылы, иң күңелле ел фасылына сәяхәткә чакырабыз. Бу сан велосипедта йөрү, җәйге ялны күңелле үткәрү вариантлары һәм мәшәкатьсез балачакның гүзәл мизгелләренә багышланган. «Ялкын» тышлыгын кабатлап фотога төшүне дә чек-листка теркәп куярга онытма.
Җәйнең иң мөһим бәйрәме – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан сиңа әтиле-кызлы Зәлия һәм Зөлфәт Зиннуровлар белән әңгәмә, Казанның балалар филармониясе солистлары һәм сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе турында язмалар да тәкъдим итәбез.
Комикс буларак бу санда сине Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицейның 9 нчы «А» сыйныфы укучысы Гарипова Әдиләнең «Файдалы яллар» исемле хикәясе көтә.
«Тарихлы бит» сәхифәсе исә бу юлы Алтын Урда дәүләтенең таркалуы турында.
Күңелле, рәхәт җәйләр сиңа, ялкынлы дустыбыз!
Белми калма
-
20 июня 2025 - 15:23
YUMMY MUSIC ЛЕЙБЛЫ ЯҢА ҺӘМ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ КОМПОЗИЦИЯ ТӘКЪДИМ ИТӘ — «QARA LOGAN»
-
20 июня 2025 - 14:57
«ВИДИМО-НЕВИДИМО» ПРОЕКТЫ ЯҢА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев