ГЫЙНВАР 2025
«Ялкын»ның гыйнвар саны тышлыгында сәләтле яшүсмеребез – 13 яшьлек диджей Касыймова Самира. Бәйрәмнәрдә матур сетлар белән сөендерүче Самира турында күбрәк белергә теләсәгез, әлеге санда аның белән чыккан интерьюны укып китә аласыз.
Моңа өстәмә итеп, диджеинг белән кызыксынучылар өчен Scratch DJ School турында да язмабыз бар. Әлеге үзенчәлекле мәктәп сезне җырлар дөньясының яңа якларын ачарга ярдәм итәр.
Бездә яңа сәхифә – тарихи битләр! Аны без Кубрат хан белән башлап җибәрдек. Бу бөек татар халкы тарихын бергәләп өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.
Моннан тыш, журналыбызда Интернет һәм технологияләр тематикасына кагылышлы киберкуркынычсызлык, инфодетокс, виртуаль хыянәт турында мәкаләләр бар.
Комикс буларак бу санда сезне «Иделем акчарлагы» бәйгесендә «Проза» номинациясендә 3нче урын яулаган Ибраһимова Фирүзәнең «Замана оныгы» исемле хикәясе көтә.
Белми калма
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
-
10 марта 2026 - 13:07
ТАТАРСТАН ВУЗЛАРЫНДА MAX КУШЫМТАСЫ АША СТУДЕНТНЫҢ ЦИФРЛЫ ID СИСТЕМАСЫ ЭШЛӘНӘЧӘК
Нет комментариев