АПРЕЛЬ 2025
«Ялкын»ның апрель саны тышлыгында сәләтле яшүсмеребез – скейтбординг белән шөгыльләнүче 18 яшьлек Әмир Нуриев. Дистәләгән җиңүләре, хәтта үз кием бренды булган, 6 (!) фәннән БДИ бирүче Әмир турында күбрәк белергә теләсәгез, әлеге санда аның белән чыккан интервьюны укып китә аласыз.
Моңа өстәмә итеп, скейтбординг һәм башка экстрим спорт төрләре белән шөгыльләнүче яшьләрнең кайный торган төп урыны – «УРАМ» парк турында язмабыз да бар.
Әлеге санның тематикасы – спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше. Журналыбыз битләрендә сезне гадәти булмаган бию төрләренә, «Аҗаган 2.0» проектына һәм халкыбызның милли спорт төре – көрәшкә багышланган язмалар көтә. Шулай ук нутрициолог безгә дөрес туклану серләрен дә ачты!
«Тарихлы бит» сәхифәсе бу юлы Алтын Урда дәүләте оешуы турында.
Ә комикс буларак бу санда сезне Дмитрий Танеровның «Киребеткән» исемле хикәясе көтә.
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев