ГЫЙНВАР 2026
«Ялкын»ыбызның гыйнвар саны тышлыгында талантлы яшүсмер – «TrioTransportSimulator» җәмәгать транспорты симуляторын ясаган, Сәләтләр Университеты проектының катнашучысы Галеев Арслан. Аның белән интервьюны журнал битләрендә таба аласыз.
Бу санның тематикасы да – компьютер уеннары, геймерлар, виртуаль реальлек. Монда без стример булу турында сөйләштек һәм үзебезнең «Татарча стримнар» исемле проектыбызны тәкъдим иттек!
Яңа елга аяк бастык, димәк, сезне яңа сәхифәләр көтә: «Әдәби герой. Inside» – барыбызга да таныш булган әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү түгел, ә әдәби геройларны яңа яктан ача торган «яшьләрчә» анализ. Әдәбият дәресләрендә бу материаллар сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәк. «Иҗади остаханә» сәхифәсендә танылган язучы, шагыйрьләрдән әдәбият мәйданына яңа аяк басып килүче балаларның шигырьләренә карата киңәшләр басылачак.
Комикс буларак бу санда сине Гыйлаҗова Таңчулпанның «Кар астында калган юл» исемле хикәясе көтә.
Белми калма
-
13 августа 2026 - 13:11
ТАТАРСТАНДА БДИНЫ КАБАТ ТАПШЫРГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫНЫҢ 70 ПРОЦЕНТЫ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЯХШЫРТКАН
-
13 августа 2026 - 12:51
ТАТАРСТАННЫҢ 13 МӘКТӘБЕНДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН БИЛГЕ КУЯ БАШЛАЯЧАКЛАР
-
12 августа 2026 - 11:25
ТАТАРСТАНДА ПИЛОТСЫЗ АВТОБУСЛАР БАРЛЫККА КИЛЕРГӘ МӨМКИН
-
12 августа 2026 - 10:19
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев