МАРТ 2026
«Ялкын» журналының март саны тышлыгында сурәтләнгән елмаеп атлап килүче кыз һәм аның тирәсендәге ямьле чәчәкләр юкка гына түгел. Бу яз якынлашуын, табигать белән бергә кешенең дә эчке дөньясы уяна башлаган мизгелне символлаштыра.
Март санын без кызларга багышларга булдык. Монда сез фигуралы шуу буенча Россиянең Гран-при этабы җиңүчесе Динә Хөснетдинова белән интервью, кызлар турында еш очрый торган стереотиплар, бөек хатын-кызларның ачышлары турындагы язмаларны укый аласыз.
«Әдәби герой. Inside» сәхифәсендә Г. Исхакыйның «Көз» повестен анализладык, ә «Оялчан алма»да психолог һәм маммолог белән кечкенә күкрәкләр турында сөйләштек һәм алардан киңәшләр алдык.
Комикс буларак бу санда сезне Мәрьям Ибраһимованың «Туган туфрак» исемле хикәясе көтә.
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев