АПРЕЛЬ 2026
Кечкенә чакта кем генә космонавт булырга хыялланмады икән? Галәм, йолдызлар, серле ай һәм Киек Каз Юлы!.. Апрель санында бергәләп космоска очып, барыбызның да хыялын берьюлы чынга ашырырга тәкъдим итәбез.
«Ялкын» журналының бу сан тышлыгына йолдызлыклар сурәтләргә булдык. Әмма алар гади генә түгел, ә Габдулла Тукай әсәрләрендәге образлар белән бәйле.
Бу санда яңа фәнни космик ачышлар, космоста уйнап була торган спорт төрләре, космонавт булу өчен нишләргә дигән темаларга язмаларны укый алачаксыз. Шулай ук журналыбыз битләрендә кечкенәдән үк йолдызлар, галәм серләре белән кызыксынган һәм хәтта Байконур космодромында ракета очышын үз күзләре белән күргән Тимур Мөхәмәтов белән интерью урын алды.
«Әдәби герой. Inside» сәхифәсендә Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» драмасын анализладык, ә «Оялчан алма»да психолог белән интим фотолар җибәрү турында сөйләштек.
Комикс буларак бу санда сине Зәринә Гыйльметдинованың «Кунак кызлар» исемле хикәясе көтә.
Белми калма
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
-
3 сентября 2026 - 09:35
«РАЗГОВОРЫ О ВАЖНОМ»ДА УКЫТУЧЫЛАРГА УКУЧЫЛАРНЫҢ ПАССИВЛЫГЫН ҺӘМ РИЗАСЫЗЛЫГЫН КҮЗӘТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
-
2 сентября 2026 - 10:35
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫ ДЕПУТАТЫ DOTA ҺӘМ COUNTER-STRIKE УЕННАРЫН МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНА КЕРТҮ ИДЕЯСЕН ХУПЛАДЫ
Нет комментариев