11.11: ТАШЛАМАЛАР КӨНЕ ӘЛЛӘ САТЫП АЛУ ТОЗАГЫМЫ?
Телефонны ачасың – «-50%». Икенче кушымтада – «Бары тик бүген!». Өченчесендә таймер саный: 00:14:37... 11 ноябрьдә онлайн-кибетләр сатып алырга теләмәгән кешене дә шоппингка тартырга тырыша. 11.11 хәзер зур ташламалар көне буларак таныш. Ләкин аның тарихы бөтенләй шоппингтан башланмаган.
Дүрт «берле» нәрсәне аңлата?
11 ноябрь Кытайда башта ялгыз кешеләр көне буларак популярлаша. Традиция 1993 елда Нанкин университетында студентлар арасында башланган. Ул Гашыйклар көненә үзенә күрә альтернатива булган: ялгыз яшьләр очрашулар оештырган, бер-берсенә бүләкләр биргән. 11.11 датасы да символик: рәттән дүрт «1» ялгыз кешене хәтерләтә.
Ә шоппинг кайчан килеп кергән соң? 2009 елда Alibaba компаниясе 11 ноябрьне зур онлайн-сату акциясенә әйләндерә. Беренче фестивальдә нибары 27 сатучы катнаша. Соңрак 11.11 Кытай чикләреннән чыгып, дөньядагы иң зур сәүдә вакыйгаларының берсенә әверелә.
Сиңа бу әйбер кичә дә кирәк идеме?
Шоппинг алдыннан үзеңә бер гади сорау бир: «Ташлама булмаса, мин моны сатып алыр идемме?» Җавап «юк» икән, димәк син кирәкмәгән әйбергә акча түгәсең. «Арзан булганга алдым» дигән сатып алу кайчак иң кыйммәтлесенә әйләнә. Шуңа күрә 11.11 алдыннан теләкләр исемлеге төзергә була. Анда чыннан да кирәкле әйберләр генә керсен. Ә акция башлангач, башта шуларның бәясен кара.
Таймер идарә итмәсен
«Соңгы 2 данә!», «Тагын 7 кеше бу товарны карый!», «Акция 10 минуттан тәмамлана!»
Мондый хәбәрләр безне тизрәк карар кабул итәргә этәрә. Әмма Европа кулланучыларның яклау органнары кайбер сатучыларның ясалма дефицит һәм ялган таймерлар куллануын да ачыклаган.
Онлайн сатып алсаң, сатучыны да тикшер
Зур ташлама күреп, беренче очраган сайтка карта мәгълүматларын кертергә ашыкма. Европа Комиссиясе онлайн сатып алганда сатучы турында мәгълүматны, сайт адресын, бәйсез бәяләмәләрне тикшерергә һәм артык яхшы булып күренгән тәкъдимнәргә сак карарга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 ноября 2026 - 10:07
РОССИЯНЕҢ ТӨРЛЕ ТӨБӘКЛӘРЕННӘН ЭКОАКТИВИСТЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛАЧАК
-
11 ноября 2026 - 09:10
ФИЗИКА ТУРЫНДА МУЛЬТСЕРИАЛ ЧЫККАН!
-
10 ноября 2026 - 10:25
БҮГЕН «КУРКЫНЫЧСЫЗ ИНТЕРНЕТ» БӨТЕНРОССИЯ ОЛИМПИАДАСЫ БАШЛАНА
-
9 ноября 2026 - 11:02
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘРТИП ӨЧЕН КУЕЛГАН НАЧАР БИЛГЕНЕҢ СӘБӘБЕН АҢЛАТАЧАКЛАР
Нет комментариев