Логотип Идель
Бу – тема!

МОШЕННИКЛАР МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН НИЧЕК АЛДЫЙ?

«Син iPhone оттың!», «Көненә 5 мең сум эшлисең киләме?», «Электрон көндәлегеңне яңартырга кирәк!» – мондый хәбәрләрнең кайсысына ышаныр идең? Бер караганда, аларның бернинди уртаклыгы юк кебек. Әмма һәркайсы мошенникларның тозагы булырга мөмкин. Алар хәзер өлкәннәрне генә түгел, мәктәп укучыларын да алдый. Ничекме? Әйдә, бергәләп ачыклыйк.

Мошенниклар, ягъни алдакчылар, кешенең акчасын, шәхси мәгълүматларын яки интернеттагы аккаунтларын урлау өчен төрле хәйләләр куллана. Алар сиңа телефоннан шалтыратырга, социаль челтәрләрдә язарга, хәтта онлайн-уенда дуслашырга да мөмкин.

Иң кызыгы (һәм куркынычы!) – мошенник үзен һәрвакыт мошенник итеп күрсәтми. Ул мәктәп укытучысы, популяр блогер, банк хезмәткәре яки синең яшьтәшең булып кыланырга мөмкин.

1. «Электрон көндәлегеңне яңартырга кирәк!»

Күз алдыңа китер: сиңа билгесез номердан шалтыраталар.

– Исәнмесез! Мин мәктәп администрациясеннән. Синең электрон көндәлегеңнең вакыты чыккан. Хәзер үк яңартмасаң, билгеләреңне күрә алмаячаксың. Телефоныңа килгән кодны әйт әле.

Барысы да җитди яңгырый, шулай бит? Өстәвенә, шалтыратучы синең исемеңне, мәктәбеңне дә белергә мөмкин. Әмма бу аңа ышанырга кирәк дигән сүз түгел.

Схема ничек эшли?

Мошенник үзен укытучы, мәктәп хезмәткәре яки белем бирү платформасы белгече итеп таныштыра. Ул электрон көндәлекне яңартырга, укучының мәгълүматларын расларга яки аккаунтын активлаштырырга кирәклеген әйтә.

Шуннан соң телефоныңа килгән SMS-кодны сорый яки махсус сылтама җибәрә.

Әлеге код бөтенләй башка сервиска, мәсәлән, «Госуслуги» аккаунтына керү өчен кирәк булырга мөмкин. Ә ялган сылтама аша син логин һәм паролеңне үз кулларың белән мошенникларга тапшыра аласың.

Ничек сакланырга?

Телефоныңа килгән керү яки раслау кодын беркемгә дә әйтмә. Әгәр чыннан да электрон көндәлек белән проблема бар икән, сыйныф җитәкчеңнән яки мәктәп администрациясеннән үзең сора. Моның өчен шалтыратучының номеры түгел, ә син белгән ышанычлы элемтә юлы кирәк.

2. «Бушлай робукслар һәм сирәк скиннар телисеңме?»

Roblox, Minecraft, Standoff 2 һәм башка онлайн-уеннарда мошенниклар да очрарга мөмкин.

Әйтик, син бер уенда күптән теләгән сирәк предметны күрәсең. Шулчак чатка кемдер яза:

– Мин сиңа бу скинны бушлай бирә алам. Моның өчен сайтка кереп, аккаунтың аша авторизация узарга гына кирәк.

Сылтамага басасың. Сайт та чын уен платформасына охшаган. Логин белән паролеңне кертәсең һәм... аккаунтыңа керә алмый башлыйсың.

Схема ничек эшли?

Мошенниклар уенчыларга бушлай виртуаль валюта, сирәк предметлар, бонуслар яки аккаунтны яхшырту мөмкинлеге вәгъдә итә. Кайчак алар ялган сайтка керергә куша. Бу ысул фишинг дип атала. Фишинг – кешене чын сервиска охшаган ялган сайтка кертеп, аның парольләрен һәм башка мәгълүматларын урлау. Ә кайчак алдакчылар уен предметын арзанга сатарга тәкъдим итә. Акча күчерүең була – «сатучы» юкка чыга.

Ничек сакланырга?

Уен аккаунтыңның паролен чит кешеләргә бирмә. Таныш булмаган сайтларда авторизация узма, шикле программалар йөкләмә. Уен предметларын рәсми һәм ышанычлы платформалар аша гына ал. Һәм иң мөһиме: интернетта кемдер сиңа бик кыйммәтле әйберне бер сәбәпсез бушлай бирергә җыена икән, моның артында нинди максат торуын уйла.

3. «Котлыйбыз, син iPhone оттың!»

Телефоныңа хәбәр килә:

– Котлыйбыз! Син безнең конкурста җиңдең һәм яңа iPhone оттың! Бүләгеңне алу өчен 399 сумлык китерү хезмәтен генә түләргә кирәк.

Ә син бернинди конкурста катнашмадың да кебек... Ләкин телефон бик кирәк! 399 сум да әллә ни зур акча түгел. Бәлки, түләп караргадыр? Нәкъ менә шуңа мошенниклар өметләнә дә инде.

Схема ничек эшли?

Алдакчылар социаль челтәрләрдә ялган конкурслар, бүләк уйнатулар һәм акцияләр оештыра. Кайвакыт алар популяр блогерның аккаунтына охшаган сәхифә дә ясый.«Җиңүчедән» бүләкне алу өчен кечкенә генә түләү сорыйлар. Бу салым, комиссия яки китерү чыгымнары дип аңлатылырга мөмкин. Кеше акча күчерә, әмма бүләк килми. Тагын да куркынычрак варианты бар: мошенниклар банк картасының номерын, гамәлдә булу вакытын, CVV/CVC-кодын яки SMS аша килгән раслау кодын сорый. Шул рәвешле алар картадан акча урларга тырышырга мөмкин.

Ничек сакланырга?

Үзең катнашмаган конкурста җиңүең турындагы хәбәргә ышанырга ашыкма. Конкурсның чыннан да үткәрелүен рәсми сәхифәдән тикшер. Бүләк алу өчен шикле сылтама аша банк картаңның мәгълүматларын кертмә. Әгәр «бүләкне хәзер үк алмасаң, ул юкка чыга» дип ашыктыралар икән, бу да шикләнергә сәбәп.

4. «Көненә 5 мең сум эшлисең киләме?»

Яшүсмер вакытта үз акчаң булу бик рәхәт, килешәсеңме? Яңа кроссовкалар, телефон, дуслар белән кафега бару – боларның барысы өчен дә акча кирәк.

Мошенниклар моны бик яхшы белә.

Шуңа күрә социаль челтәрләрдә мондый игъланнар тарата:

– 14 яшьтән эшкә алабыз! Тәҗрибә кирәкми. Көненә 3–5 мең сум. Өйдән эшләү мөмкинлеге!

Син язасың. Ә «эш бирүче» болай дип аңлата:

– Сиңа картаңа акча киләчәк. Син аны башка счетка күчерәсең. Һәр күчерүдән үзеңә процент кала.

Бер караганда, әллә ни авыр эш түгел. Әмма бу бик куркыныч схема.

Схема ничек эшли?

Мошенниклар урланган акчаларны башка счетларга күчерү өчен кешеләр эзли. Мондый операцияләрдә катнашучыларны дропперлар дип атыйлар.

Дроппер – үзенең банк картасын, счетын яки банк аккаунтына керү мөмкинлеген башкаларга бирүче йә чит кешеләр кушуы буенча акча күчерүче кеше. Син акчаның кайдан килгәнен белмәскә дә мөмкин. Әмма ул мошенниклар тарафыннан башка кешеләрдән урланган булса, син җинаять схемасының бер өлешенә әйләнергә мөмкинсең. Мондый эштә катнашу җитди хокукый нәтиҗәләргә китерә ала. Җаваплылык кешенең яшенә, нәрсә эшләвенә һәм башка шартларга бәйле.

Ничек сакланырга?

Банк картаңны башка кешегә бирмә һәм акча күчерү өчен үз счетыңны тәкъдим итмә. Кемдер акчаны кабул итеп, башка счетка җибәрүеңне сорый икән, моның нәрсә өчен кирәклеген ачыкламыйча ризалашма. Әгәр инде картаңны яки банк аккаунтыңа керү мөмкинлеген биргән булсаң, операцияләрне туктат, банкка һәм ышанычлы өлкән кешегә хәбәр ит.

5. «Дустың бәлага тарыган, тиз арада акча кирәк!»

Кич белән телефоныңа дустыңнан хәбәр килә:

– Сәлам! Миңа ашыгыч рәвештә 2000 сум кирәк. Иртәгә үк кайтарам. Зинһар, беркемгә дә әйтмә.

Син аңа ышанасың. Чөнки ул – синең дустың бит! Тик соңрак ачыклана: дустың бернинди акча да сорамаган.

Схема ничек эшли?

Мошенниклар кайчак кешеләрнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларын кулга төшерә. Шуннан соң алар шул кеше исеменнән танышларына хатлар җибәрә.

Мондый хәбәрләрдә еш кына ашыгыч ярдәм кирәклеге әйтелә. Мәсәлән, «телефоным ватылды», «карта эшләми», «әти-әнигә әйтә алмыйм» кебек сәбәпләр китерелергә мөмкин. Алдакчылар синең дустыңа ышануыңнан файдалана. Аларга синең озак уйлап торуың кирәкми. Шуңа күрә «хәзер үк», «бик ашыгыч», «беркемгә дә әйтмә» дигән сүзләр кулланалар. Ә кайчак мошенниклар акча урынына сылтама җибәрә яки бер тапкыр кулланыла торган код сорый. Максат – синең аккаунтыңны да кулга төшерү.

Ничек сакланырга?

Акча сораган кешегә икенче ысул белән элемтәгә чык. Мәсәлән, аңа гадәти телефон аша шалтырат яки очрашып сөйләш. Аккаунттан хәбәр килүе генә аны нәкъ дустың язганын расламый. Күчергәнче тикшерү – дустыңа ышанмау түгел, ә үз акчаңны саклау.

 

Мошенникларны ничек танырга?

Бу биш схеманың бер уртак ягы бар: алдакчылар кешенең хисләренә тәэсир итәргә тырыша.

Берәүләр сине куркыта: «Аккаунтың ябылачак!»

Икенчеләре кызыктыра: «Бушлай бүләк оттың!»

Өченчеләре ашыктыра: «Хәзер үк эшләмәсәң, соң була!»

Шуңа күрә шикле хәбәр алганда үзеңә өч сорау бир:

  • Мине ашыктырмыйлармы? Уйларга вакыт бирмиләр икән, бу – хәвеф билгесе.
  • Миннән нәрсә сорыйлар? Пароль, SMS-код, банк картасы мәгълүматлары яки акча сорыйлармы?
  • Бу мәгълүматны башка юл белән тикшерә аламмы? Мәсәлән, мәктәпкә, дустыңа яки рәсми оешмага үзең шалтырата аласыңмы?

Ә инде мошенникка ышанган булсаң?

Иң беренче чиратта, куркып, хәлне яшерергә тырышма. Мошенниклар нәкъ менә кешенең куркуыннан һәм оялуыннан файдаланырга мөмкин.

Әгәр ялгышлык белән пароль яки SMS-код тапшырган булсаң, аккаунтыңа керү мөмкинлеге сакланган очракта, рәсми сайт яки кушымта аша паролеңне алыштыр, башка җайланмалардагы сеансларны тәмамла һәм сервисның ярдәм хезмәтенә мөрәҗәгать ит.

Банк картаңның мәгълүматларын биргән яки акча күчергән булсаң, кичекмәстән банкка хәбәр ит. Кирәк булса, картаны блокла. Язышу тарихын, телефон номерларын, сылтамаларны һәм түләү чекларын саклап куй. Бу мәгълүматлар полициягә мөрәҗәгать иткәндә кирәк булырга мөмкин.

Һәм, әлбәттә, әти-әниеңә яки башка ышанычлы өлкән кешегә сөйлә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев