ТЕЛЛӘР НИЧЕК БАРЛЫККА КИЛГӘН?
Хәзерге вакытта бөтен дөнья буенча якынча 7170 тел исәпләнә. Билгеле, күпчелек телләр үсү барышын, чәчәк ату вакытларын узып, бары тик тарих сәхифәләрендә генә калган... Бер телдә ун хикмәт, ун телдә йөз хикмәт дигәндәй, һәрбер кеше өчен туган теле иң якыны һәм яратканы, әмма шул кадәр күп телләр ничек килеп чыга соң? Тел ничек оеша? Нинди сәбәпләр өчен теге яки бу тел барлыкка килә? Әлеге сорауларга җавапны бергәләп эзләп карарбыз.
Телнең килеп чыгышы турында төп гипотезалар:
1) Телнең илаһи рәвешле килеп чыгышы турында гипотеза
Азия һәм Һиндстан халыкларының күзаллауларында тел илаһи көч тарафыннан барлыкка китерелгән. Сакланып калган язма чыганакларда телне Аллаһның яклавы белән эш итүче акыл ияләре тудырган дип күрсәтелә. Мәсәлән, Һиндстанның язмаларында Аллаһ башка илаһларга исемнәр биргән, ә башка сүзләрне акыл ияләре уйлап тапкан.
Изге китаплардагы риваять буенча, дөньяны яратуның беренче өч көнендә Аллаһы үзе зур объектларга исем биргән. Хайваннарны һәм үсемлекләрне ярата башлагач, исемнәр билгеләү хокукын Адәмгә тапшырган.
2) Телне кешеләр уйлап тапкан дигән гипотеза
Швейцария фәлсәфәчесе, язучы Жан-Жак Руссо һәм Шотландия икътисадчысы, фәлсәфәче Адам Смит телнең үзара килешеп, кешеләрнең җыелып, сүзләрнең мәгънәләре турында бер-берсе белән сөйләшеп килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип уйлаганнар. Сорау туа: әгәр сүзләрнең мәгънәсе булмаса, кешеләр нинди телдә фикер йөрткән, ничек аңлашкан?
3) Табигый авазлары гипотезасы
Антрополог В. В. Бунак фикеренчә, сөйләм маймылларга хас авазлар нигезендә түгел, ә кешеләрнең көндәлек тормышы белән бәйле табигый авазлардан барлыкка килгән. Мәсәлән, аларга дуңгыз кебек пошкырыну, «аһ» дип көрсенү, мәче кебек мияулау һәм башка шундый тавышлар керә.
Мондый авазларны ризык җыйганда, төн кунганда яки башка хайваннар белән очрашканда ишетергә мөмкин булган. Вакыт узу белән аваз образлары аралашуның төп нигезенә әверелгән һәм сөйләмнең барлыкка килүенә орлык салган.
4) Авазларга иярү гипотезасы
Алман фәлсәфәчесе Лейбниц уйлавынча, сүзләр борынгы гоминидларның (маймылларның) әйләнә-тирәдәге тавышларны кабатлап каравыннан килеп чыккан. Мәсәлән, «кәккүк» сүзе кош чыгарган «күк-кү» авазыннан килеп чыккан дип аңлатыла.
Кеше сөйләмен өйрәнгәндә, тирә-юньдәге тавышларны аеру мөһим роль уйный. Әмма авазларны кабатлау өчен яхшы ишетү сәләте һәм сөйләм хәрәкәтләрен башкара торган органнар кирәк. Маймылларны кеше сөйләмендәге авазларны әйтергә өйрәтү уңышсыз тәмамланган. Яшь орангутан «әти» һәм «чынаяк» дигән ике сүздән тыш, башка бернәрсә әйтә алмаган, чөнки аның бугазы кешенекеннән югарырак урнашкан, ә сөйләм аппараты җитәрлек дәрәҗәдә үсеш алмаган.
Гомумән, кайбер кошлар (тутыйлар, каргалар һәм сыерчыклар) төрле авазларны кабатлый алса да, приматларга мондый сәләт хас түгел.
Билгеле, гипотезалар саны буа буарлык, йөз кешенең йөз төрле фикере дигәндәй, тәгаен төгәл берсен сайлап булмый. Һәрберсен анализлап, үз фикереңне булдыруы хәерлерәк.
Телләрнең күптөрлелеге ничек барлыкка килгән?
Бүгенге көндә дөньяда телләрнең күптөрлелеге ничек барлыкка килүен аңлата торган ике төп теория бар.
- Барлык телләрнең уртак бер ата телдән – моногенездан килеп чыгуы.
- Полигенез – телләрнең төрле урыннарда бер-берсеннән бәйсез, мөстәкыйль формалашуы рәвешендә барлыкка килүе.
Вакыт һәм ара ераклыгының йогынтысы
Хәтта бер ил эчендә дә кешеләр төрле диалектларда сөйләшергә һәм кайчак бер-берсен авыр аңларга мөмкин. Ә ни өчен дөньяда телләр һәм аларның төрле сөйләм формалары шулкадәр күп?
Моның төп сәбәпләренең берсе – вакыт һәм ара ераклыгы. Кешеләр даими хәрәкәттә була, яңа шартларга яраклаша һәм үзгәрә. Телләр дә шундый ук юл үтә: алар үсә, үзгәрә, яңа сүзләр өстәлә, һәм кайбер иске үзенчәлекләрен югалта. Мәсәлән, Казан ханлыгында иҗат иткән Кол Шәриф язучының әсәрләрен бүгенге татар телендә язылган язмалар белән чагыштырганда, телнең шактый үзгәрүен күрергә мөмкин. Хәтта без аны аңламаячакбыз, тырышсак, охшаш сүзләрне табып булачак.
Бер телдә сөйләшкән кешеләр төркемнәре географик яктан бер-берсеннән ераклашса, аларның сөйләме дә төрле юнәлештә үзгәрә башлый. Башта аермалар диалектлар рәвешендә генә күренергә мөмкин, ләкин вакыт узу белән алар шулкадәр арта ки, элек бер телдә сөйләшкән кешеләрнең сөйләме мөстәкыйль телләргә әверелә. Шулай итеп, тарихи тамырлары уртак булган, ләкин бер-берсеннән аерылып торган телләр барлыкка килә.
Кайбер тикшеренүчеләр телләрдәге авазлар төрлелеген климат һәм табигать шартлары белән чагыштырып өйрәнгәннәр. Аларның бер моделе өч төп фаразга нигезләнгән:
1) Кешеләр яшәү өчен уңайлы, әле үзләштерелмәгән җирләргә күчеп урнаша.
2) Явым-төшем күләме билгеле бер төбәктә яши ала торган кешеләр санына тәэсир итә.
3) Һәр җәмгыятьнең билгеле бер күләмгә җиткәнче үсү мөмкинлеге бар, ә халык саны арту дәвам итсә, җәмгыять аерым төркемнәргә бүленергә мөмкин. Вакыт узу белән бу төркемнәрнең сөйләме дә төрле юнәлешләрдә үсә ала.
Тикшеренүләрдә телләрдә кулланыла торган сузык һәм тартык авазлар саны, аларның иҗекләрдә охшаш үзенчәлекләре климат һәм географик шартлар белән чагыштырылган. Аерым нәтиҗәләр буенча, тартык авазларның төрлелеге һәм аларның бергә кулланылу үзенчәлекләре уртача еллык явым-төшем, температура, урманнар белән капланган җирләр күләме һәм төбәкнең диңгез өслегеннән биеклеге кебек күрсәткечләр белән бәйләнештә булырга мөмкин. Мәсәлән, куе урманда тавыш дулкыннарының таралуы ачык даладан аерылып тора.
Вакыт, географик үзлеге, халыкларның күчеп йөрүе, мәдәни бәйләнешләр һәм җәмгыятьләрнең тарихи үсеше телләрнең формалашуына һәм үзгәрүенә зур йогынты ясаган.
Телләрнең ничек барлыкка килүе турында әле дә ачык сораулар бихисап күп. Әмма бер нәрсә билгеле: тел һәрвакыт үзгәрә. Ул кешеләр белән бергә яши, буыннан-буынга күчә һәм җәмгыятьнең тарихын чагылдыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 ноября 2026 - 11:47
БДИ-2027: МАТЕМАТИКА ҺӘМ ИНФОРМАТИКАДАН ИМТИХАННАРДА ҮЗГӘРЕШЛӘР БУЛМАЯЧАК
-
13 ноября 2026 - 15:57
«ГЕРОЙ ЮЛЫ БУЙЛАП»: ЯҢА ПРОЕКТ НӘРСӘ ТУРЫНДА?
-
12 ноября 2026 - 10:07
РОССИЯНЕҢ ТӨРЛЕ ТӨБӘКЛӘРЕННӘН ЭКОАКТИВИСТЛАР КАЗАНГА ҖЫЕЛАЧАК
-
11 ноября 2026 - 09:10
ФИЗИКА ТУРЫНДА МУЛЬТСЕРИАЛ ЧЫККАН!
Нет комментариев