Айзат ГАЙНЕТДИНОВ автор яңалыклары
-
ХАЙВАННАР КҮРӘ ТОРГАН ДӨНЬЯ
Күз алдыңа китер: синең алдыңда бал корты, мәче һәм эт утыра. Сез барыгыз да бер үк чәчәккә карыйсыз, әмма һәркайсыгыз аны төрлечә күрә. Кешегә күренмәгән бизәкләр, башка төсләр, хәтта без бөтенләй сизми торган нурлар... Димәк, һәр хайван, җанвар, кош-корт дөньяны үзенчә күренә. Нигә алай? Әйдә, ачыклыйк. -
ЯЛМЫ, ЭШМЕ: ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРЫ НИЧЕК УЗА?
Җәй ял итү өчен генә түгел, ә акча эшләү өчен менә дигән вакыт. Күп кенә яшүсмерләр нәкъ менә каникул чорында тәүге эшләренә урнаша, төрле һөнәрләрдә үзләрен сынап карый, беренче хезмәт хакларын ала. Яшүсмерләр җәйге ялларда кайда эшли, акчаларын нәрсәгә тота икән? Бу язмамда яшьтәшләремнән шуның турында сорадым. -
ИҢ ШӘП ҖӘЙГЕ ЛАГЕРЬЛАР
Җәй җиткәч, ял итәсе, яңа һөнәрләр үзләштерәсе, кешеләр белән танышасы, гомумән, һәрьяклап үсәсе килә. Әлеге теләкләрне чынга ашырыр өчен җәйге лагерьларга барырга тәкъдим итәм. Анда эш таба алмыйча, тырай тибеп йөрергә вакыт булмаячак, чөнки төгәл программа, шартлар һәм максат куелган. Бу язмамда мин сезгә иң шәп лагерьлар исемлеген җыйдым. -
ШАФФЛ БИЮЧЕ ГАЙСӘ РИЗВАНОВ: «ҮЗЕМНЕ СӘХНӘДӘ ДӘ, РИНГТА ДА СЫНЫЙМ»
Ул сәнгатьле итеп шигырь сөйли, шул шигырьләргә клип та төшерә, гитарасын алып, моңлы итеп җырлый да. Болар барысы да язмабыз герое Гайсә Ризванов турында. Ул – VI «Милли мирас» шәһәр иҗат бәйгесенең Гран-при иясе, «Мин бит татар малае-2021» бәйгесенең призеры. Әйдәгез, аның белән якыннанрак танышыйк. -
ХЫЯЛ һәм ЧЫНБАРЛЫК: ЙОЛДЫЗЛАРГА БАЙКОНУР АША
Космос кешеләрне борын-борыннан уйланырга, сораулар бирергә, яңалыклар ачарга мәҗбүр итә. Кемдер аны китаплардан өйрәнә, кемдер фильмнар карый, ә кемдер үз тормышын шул фән белән бәйләргә хыяллана. Язмабызның герое Тимур Мөхәмәтов та нәкъ шундый егетләрнең берсе. Ул кечкенәдән үк йолдызлар, галәм серләре белән кызыксына һәм хәтта Байконур космодромында ракета очышын үз күзләре белән күрә. -
ДИНӘ ХӨСНЕТДИНОВА: БОЗГА ИЛТКӘН ЮЛ
Фигуралы шууда берничә ел рәттән татар кызлары бозны үзенең нәфислеге белән җәлеп итә. Башта бөтен Татарстан Алинә Заһитова, аннан соң Камилә Вәлиева, ә хәзер инде Россиянең Гран-при этабы җиңүчесе Динә Хөснетдинова өчен яратып җан ата. Динә күп кенә турнирларда урын яулаган, зур өметләр баглаган фигуралы шуучы. -
ЕГЕТЛӘР НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?
Балачакта әтием еш кына: «Син бит егет кеше, кызлар сыман елама», – дип кисәтә иде. Үсә төшкәч, башка егетләргә дә мондый стереотип белән очрашырга туры килгәне ачыкланды. Бу сүзләрдән соң малайлар хисләрен яшерә, серләрен әти-әнисенә әйтми башлый, шикләнү томаны кичерешләр белән бүлешү мөмкинлеген каплый. Бу язмамнан сез егетләргә карата булган стереотип сүзләр һәм аларның бу турыда фикерләрен белә алырсыз. -
СТРИМЕР БУЛАСЫМ КИЛӘ
Бүгенге көндә күпчелек яшүсмерләр буш вакытларын Интернетта үткәрәләр: социаль челтәрләрдә аралашалар, кыска кызык видеолар карыйлар, компьютер уеннары уйныйлар. Кемдер контент куллану белән генә чикләнә, ә кемнеңдер үзенең төрле мавыгуларын дуслары һәм язылучыларына күрсәтәсе, яңа хобби булдырасы килә. Нәкъ менә монда ярдәмгә стримнар килә. Нәрсә соң ул стрим, аның барлыкка килү тарихы, кемнәр каравы турында тулырак минем язмамнан белә аласыз.
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ