ШАФФЛ БИЮЧЕ ГАЙСӘ РИЗВАНОВ: «ҮЗЕМНЕ СӘХНӘДӘ ДӘ, РИНГТА ДА СЫНЫЙМ»
Ул сәнгатьле итеп шигырь сөйли, шул шигырьләргә клип та төшерә, гитарасын алып, моңлы итеп җырлый да. Болар барысы да язмабыз герое Гайсә Ризванов турында. Ул – VI «Милли мирас» шәһәр иҗат бәйгесенең Гран-при иясе, «Мин бит татар малае-2021» бәйгесенең призеры. Әйдәгез, аның белән якыннанрак танышыйк.
Тулы исеме: Ризванов Гайсә Илназ улы
Туган елы: 07. 05. 2014
Укыган урыны: Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия

– Гайсә, без сине нәфис сүз остасы буларак беләбез. Аның белән кайчан шөгыльләнә башладың?
– Әни минем сөйләгән шигырьләрне тиз отып алып, яттан сөйләп йөрүемә игътибар итте һәм миңа шигырьләр өйрәтә башлады. 4 яшемдә Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун» шигырен өйрәнеп сөйләгән идем, ә 6 яшемдә Габдулла Тукайның «Кадер киче» шигыренә беренче клибымны яздырдык. Шул шигырьләр белән бәйгеләрдә катнаша башладым. Балалар бакчасына йөргәндә «Татар малае-2021» бәйгесендә беренче велосипедымны откан идем.
– Синең өчен шигърияттә иң мөһим деталь нәрсәдә?
– Шигърият минем өчен ул – чиксез галәм, фантазия киңлеге, сүзләр уены, ирек. Шигырь өйрәнгәндә аның мәгънәсен анализлау, фикерләү ошый.
– «Милли мирас» бәйгесендә Гран-при алу сиңа нәрсә бирде?
– «Милли Мирас» бәйгесендә быел өченче тапкыр катнаштым. Гран-при оту зур хыялым иде, аңа бик озак әзерләндем. Журналистика номинациясе таләпләре буенча танылган кешеләр турында репортаж яки интервью, кул осталары, тарихта эз калдырган шәхесләр турында видеоязма әзерләү иде. Интервьюга кемне чакырырга дигәндә, мин үз нәселемнән, туганнарымнан башларга булдым, чөнки нәселебез күренекле шәхесләргә бай. Быелгы кунагым танылган модельер, дизайнер Ләйсән апа Хаҗиева иде. Әңгәмәбез бик күңелле килеп чыкты. Бу җиңү минем үземә ышану көчен арттырды. Киләсе елларда да катнашу теләге бар. Әлеге бәйге турында күбрәк кеше белсен иде.
– «Мин бит татар малае» сүзләре синең өчен нинди мәгънәгә ия?
– Минем өчен бу сүзләр телне белү белән генә чикләнми. Чын татар егете дигәч акыллы, әдәпле, көчле рухлы егет образы күз алдына килә. Мин татар мәктәбендә белем алам, безнең гимназиябезнең исеме җисеменә туры килә, шуңа күрә татар рухы, татар теле минем көндәлек тормышымда. Мин шул мохиттә тәрбияләнәм. Хәзер татар теле, милли бизәкләр, милли киемнәр дә популяр бит. Туган телне белү һәм аралашу – «базовый минимум» (көлә).
– Үзеңнең үсешең өчен иң зур этәргеч теләкме, әллә бәйгеләрдә катнашып яулаган җиңүләрме?
– Икесе дә. Туктап калырга яратмыйм, үземне өйрәнәм, яңалык эзлим. Ә җиңүләр ул – минем тырышлыгымның нәтиҗәсе. Алар бик илһамландыра, минем тагын да яхшырак сөйлисе, тагын да күбрәк җиңәсе килә башлый. Аннары бәйгеләрдәге мохит, яңа дуслар табу, башкаларның чыгышын карау да бик ошый.

– Син бит әле шаффл дэнс белән дә шөгыльләнәсең. Бу бию төрендә сине нәрсә җәлеп итә?
– Шаффл дэнс – минем холкыма тулысынча туры килә торган стиль. Ул миңа динамикалы булуы белән ошый. Кайвакыт үземне җирдә түгел, һавада биегән кебек хис итәм. Минем аерым бер дөньям, ял итү урыным ул.
– Бию, гитара, җыр, шигырь, футбол, бокс... Боларга ничек өлгерәсең? Көн тәртибең ничек корылган?
– Мин режим буенча яшәргә өйрәндем, ял итәргә дә вакыт кала. Кечкенәдән шигырьләр ятлавым нәтиҗәседер, хәтерем яхшы, шуның өчен уку миңа җиңел бирелә. Спорт һәм иҗаттан башка үземне хәтерләмим дә инде, гел алга барырга яратам. Мин бит егет кеше, күп беләсем, яңа һөнәрләр үзләштерәсем килә. Хыялланырга, максатлар куярга ошый. Үзеңнең тырыш һәм көчле икәнеңне белү – рәхәт хис.
– Бокс белән шигърият арасында бик зур аерма бар. Бокс рингындагы киеренкелек белән сәхнә алдындагы дулкынлануны чагыштырып буламы? Үзеңне кайда тынычрак хис итәсең?
– Һәрбер ярыш, бәйге алдыннан дулкынлану бар. Мин үземне сәхнәдә дә, рингта да сыныйм. Алар арасында аерма зур. Ләкин икесе алдыннан да дулкынлану минем өчен бер төрле. Боксны күпләр куллар белән генә эшләү итеп кабул итә, әмма чынлыкта уңышның яртысы баш эшләвеннән тора. Берничә секунд эчендә син дөрес поза алырга, сакланырга, шул ук вакытта һөҗүм ясарга тиешсең. Монда акыл, тизлек, салкын канлылык кирәк.
– Иң яраткан шөгылең нинди?
– Җәй көне дуслар белән урамда туп тибү! Дайвинг, парашют белән сикерү кебек экстремаль спорт төрләре дә ошый. Беренче тапкыр парашюттан сикергәндәге хисләрне һаман хәтерлим. Искиткеч киңлек һәм ирек сизәсең, яңадан туган кебек буласың. Дөнья шундый зур һәм матур, өстән караганда бигрәк тә. Дайвингка килгәндә диңгез төбе параллель дөнья сыман тоела. Миңа ул бер могҗиза кебек, ул матурлыкларны күрә алу – зур бәхет. Мин зур хыяллар белән яшәргә яратам, яңа ачышлар мине илһамландыра, курку хисен җиңәргә көч бирә.
– Киләчәктә үзеңне кем итеп күрәсең?
– Киләчәктә үземне танылган кеше итеп күрәм! Булачак профессиямне әле билгеләмәдем, ләкин эшләп карыйсы өлкәләр, өйрәнеп карыйсы килгән шөгыльләр бик күп.

Фотолар: Эльвина Йосыпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 мая 2026 - 09:11
УКЫТУЧЫГА БҮЛӘК БӘЯСЕ 3 МЕҢ СУМНАН АРТМАСКА ТИЕШ
-
22 мая 2026 - 09:40
«ИДЕЛ – ИДЕЛЬ» ЖУРНАЛЛАРЫ РЕДАКЦИЯЛӘРЕ VK FESTТА ТАТАР СӘХНӘСЕН ОЕШТЫРА
-
21 мая 2026 - 14:29
«ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫ КРЕАТОРЛАРЫНА КОРРЕСПОНДЕНТ ТАНЫКЛЫГЫ ТАПШЫРДЫ
-
20 мая 2026 - 10:00
МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАР БИШ КӨНГӘ ОЗАЙТЫЛДЫ
Нет комментариев