МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә тарих дәресләрендә темаларның өйрәнү чиратын мөстәкыйль рәвештә үзгәртергә рөхсәт итмәячәк. Хәзер укытучылар федераль эш программасында күрсәтелгән тәртипне төгәл үтәргә тиеш.
2026/2027 уку елында 5–8 сыйныфларда тарих атнага өч сәгать, 9 сыйныфта ике сәгать укытылачак. Тарихка бирелгән сәгатьләр саны арткан, ә җәмгыять белеме дәресләре кимегән. 2026 елның 1 сентябреннән җәмгыять белеме төп мәктәптә бары тик 9 сыйныфта гына кала.
Тарих программасына бөтендөнья һәм Россия тарихыннан тыш, «Туган як тарихы» төбәк курсы да керә. 2026 елда 5–9 сыйныфлар өчен бердәм дәүләт тарих дәреслекләрен мәктәпләргә кертү төгәлләнәчәк.
Шулай ук 1 сентябрьдән мәктәп программасында башка үзгәрешләр дә көтелә: чит телгә бирелгән сәгатьләр саны кими, «Россиянең рухи-әхлакый мәдәнияте» дигән яңа фән кертелә, ә «Россия — минем офыкларым» курсы 6–11 сыйныф укучылары өчен мәҗбүри булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
Нет комментариев