ХАЙВАННАР КҮРӘ ТОРГАН ДӨНЬЯ
Күз алдыңа китер: синең алдыңда бал корты, мәче һәм эт утыра. Сез барыгыз да бер үк чәчәккә карыйсыз, әмма һәркайсыгыз аны төрлечә күрә. Кешегә күренмәгән бизәкләр, башка төсләр, хәтта без бөтенләй сизми торган нурлар... Димәк, һәр хайван, җанвар, кош-корт дөньяны үзенчә күренә. Нигә алай? Әйдә, ачыклыйк.
Кешедә колбачыкларның өч төре бар: алар кызыл, яшел һәм зәңгәр төсләргә сизгер. Шуның ярдәмендә без бик күп төрле төсләр күрә алабыз.
Ә менә хайваннарда бу күзәнәкләрнең саны төрлечә. Этләрнең һәм күпчелек имезүчеләрнең ике генә төр колбачыгы бар. Шуңа күрә алар, мәсәлән, кызыл белән яшелне кеше кебек аера алмый. Кошларда исә дүрт төр колбачык очрый. Алар без күрә алмаган ультрашәмәхә нурларны да кабул итә. Шуңа күрә бер үк чәчәк кош белән кеше күзенә бөтенләй төрлечә күренә.
Хәтта рекорд куючылар да бар. Диңгездә яшәүче суфи-кысланың (рак-богомол) 12-16 төр фоторецепторы булуы билгеле. Галимнәр аны хайваннар дөньясының иң көчле күрү системасына ия җан иясе дип саный. Ул ультрашәмәхә нурларны, полярлашкан яктылыкны һәм кеше күзенә күренмәгән бик күп төсмерләрне аера ала.
Табигать һәр җан иясенә күрү сәләтен аның яшәү рәвешенә туры китереп биргән. Ерткычлар өчен корбанны вакытында күрү мөһим булса, үлән белән туклана торган хайваннарга дошманны мөмкин кадәр иртәрәк сизү әһәмиятле. Шуңа күрә аларның күзләренең урнашуы да төрле. Бүренең, юлбарысның һәм мәченең күзләре алга караган. Бу аларга ераклыкны төгәл билгеләргә мөмкинлек бирә. Ә ат, болан, куян кебек хайваннарның күзләре башның ике ягында урнашкан. Шуның нәтиҗәсендә алар тирә-якны киңрәк күзәтә ала һәм хәвефне тизрәк сизә.
Күз карасының формасы да очраклы түгел. Мәчеләрнең вертикаль ярык рәвешендәге күз карасы яктылык күләмен бик төгәл көйли, шуңа күрә алар эңгер вакытында дә яхшы күрә. Атлар, кәҗәләр һәм сарыкларның горизонталь күз карасы исә офыкны киң итеп күзәтергә мөмкинлек бирә. Бу аларга ерткычны вакытында күрергә ярдәм итә.
Кайбер хайваннарның күрүе кешенекеннән күпкә үткенрәк. Мәсәлән, бөркет бик биектән дә кечкенә тычканны күрә ала. Этләр исә хәрәкәтне аеруча яхшы сизә. Бу аларга ерткычны да, хуҗасын да ерактан ук танырга ярдәм итә. Галимнәр исәпләвенчә, алар хәрәкәт итә торган объектны якынча 800 метр ераклыктан күрә ала, ләкин хәрәкәтсез әйберләрне кешегә караганда начаррак аера.
Хайваннарның төсләрне ничек күрүен галимнәр озак вакытлар өйрәнгән. Әлбәттә, авыл абзарына кереп, сарыклардан һәм тавыклардан: «Бу нинди төс?» – дип сорап булмый. Шуңа күрә тикшерүчеләр махсус ысуллар уйлап тапкан.
1) Алар күз челтәрен микроскоп аша өйрәнеп, анда ничә төр колбачык булуын ачыклыйлар.
2) Төрле озынлыктагы яктылык җибәреп, күз күзәнәкләренең реакциясен үлчиләр.
3) Хайваннар белән тәҗрибәләр үткәрәләр. Әйтик, күгәрченгә ике төрле төстәге савыт тәкъдим итәләр. Дөрес төстәген сайласа, аңа җим бирәләр. Берникадәр вакыттан соң кош кирәкле төсне ялгышмыйча таный башлый. Моннан тыш, галимнәр ДНКны өйрәнеп, төсләрне кабул итү өчен җавап бирә торган опсин геннарын да тикшерәләр.
Бу тикшеренүләр күп кенә кызыклы ачышлар ясарга ярдәм иткән, мәсәлән:
– бал кортлары чәчәкләрдә без күрмәгән ультрашәмәхә бизәкләрне күрә. Алар бөҗәкләргә чәчәк балын кайда урнашканын күрсәтә торган үзенчәлекле «юл күрсәткечләре» булып хезмәт итә;
– кайбер еланнар инфракызыл нурланышны тоя һәм тулы караңгылыкта да корбанының җылысын сизә.
– боланнар кызгылт-сары төсләрне начар аера. Шуңа күрә боланнар өчен ау вакытында кызгылт-сары кием кигән кешеләр табигый фон белән кушыла һәм күренми диярлек.
Кошларның күрү сәләте аеруча гаҗәпләндерә. Алар җимешләрнең өлгергәнен тиз күреп ала. Кайбер кошлар исә пар сайлаганда безнең күзгә күренмәгән ультрашәмәхә бизәкләргә игътибар итә. Бу алар өчен матурлык стандарты булып тора. Димәк, кеше өчен гади булган каурыйлар кошлар өчен бик матур һәм төрле төсләргә бай булып күренә.
Хайваннарның күрү үзенчәлекләрен өйрәнү фән өчен генә түгел, кешеләр өчен дә әһәмиятле. Бу белемнәр ветеринариядә, табигатьне саклауда, хәтта юл хәвефсезлеген тәэмин иткәндә дә кулланыла. Галимнәр фикеренчә, киләчәктә хайваннарның күрү системасын өйрәнү тагын да мөһимрәк булачак. Бу тикшеренүләр ярдәмендә күз авыруларын дәвалауның яңа ысулларын табарга, ясалма күрү системаларын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Мәсәлән, диңгез ташбакалары ультрашәмәхә яктылыкны күрә ала. Шуңа күрә балык тоту ятьмәләренә ультрашәмәхә яктылык белән күренә торган махсус билгеләр куялар. Бу ташбакаларга ятьмәләрне вакытында күрергә һәм аларны читләп үтәргә ярдәм итә. Төнлә ауга чыгучы мәчеләрнең күзләрендә яктылыкны көчәйтеп кире кайтара торган махсус катлау – тапетум бар. Аның ярдәмендә алар хәтта ай яктысында да яхшы күрә. Без мәче күзләренең караңгыда яшел яки сары булып ялтыравын еш күрәбез. Бу нәкъ менә шул катлау белән бәйле.
Кешеләр табигатькә башка җан ияләре күзлегеннән караса, без белмәгән гаҗәеп бай һәм күптөрле дөнья ачыла. Димәк, безнең өчен гадәти булган төсләр – чынбарлыкның бары тик бер өлеше генә. Һәр хайван әйләнә-тирәне үзенчә күрә, һәм нәкъ менә шул төрлелек табигатьне тагын да серлерәк һәм кызыклырак итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
25 августа 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТАРИХ ТЕМАЛАРЫН ӨЙРӘНҮ ТӘРТИБЕН ҮЗГӘРТҮ ТЫЕЛА
-
24 августа 2026 - 14:32
«ТАТАР КЫЗЫ» ХАЛЫКАРА БӘЙГЕСЕНЕҢ ФИНАЛЫ ТӨРЕКМӘНСТАНДА УЗАЧАК
-
24 августа 2026 - 10:53
ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ 9-11 НЧЕ СЫЙНЫФЛАРДА ГЫНА УКЫТЫЛАЧАК
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
Нет комментариев