ДИНӘ ХӨСНЕТДИНОВА: БОЗГА ИЛТКӘН ЮЛ
Бу язмада сүз барачак спорт төре – кышкы Олимпия уеннарының иң борынгысы. Ул Олимпиадаларга кадәр якынча 1865 елларда барлыкка килгән. Аның беренче җайланмалары хайван сөякләреннән ясалган булган. Һәм бу спортта баш әйләнүен басар өчен вестибуляр аппаратны чыныктыралар. Сүз кайсы спорт төре турында барганын аңладыгызмы? Әйе, бу – фигуралы шуу.

Фигуралы шууда берничә ел рәттән татар кызлары бозны үзенең нәфислеге белән җәлеп итә. Башта бөтен Татарстан Алинә Заһитова, аннан соң Камилә Вәлиева, ә хәзер инде Россиянең Гран-при этабы җиңүчесе Динә Хөснетдинова өчен яратып җан ата. Динә күп кенә турнирларда урын яулаган, зур өметләр баглаган фигуралы шуучы.
– Динә, фигуралы шууга ничек килеп эләктең? Беренче тапкыр бозга басуыңны хәтерлисеңме?
– Тәүге тапкыр бозга мин 2012 елда Зәй шәһәренең Яшьлек боз сараенда бастым. Әле дә хәтерлим: әти белән әни ике кулымнан тотып, бозга алып чыктылар. Шул ук көнне мине ярдәмче тимергә тотындырып, үземне генә җибәрделәр. Менә шуннан башланып китте дә инде бу спорт төрендә юлым.
– Фигуралы шууда син аеруча нәрсәне яратасың?
– Фигуралы шууда ошамаган бер генә элемент та юк, барысын да үз итәм. Шулай да өчле риттбергер сикерүен аеруча яратып башкарам.

– Син хәзерге вакытта Мәскәүдә Россиянең танылган тренеры Этери Тутберидзе мәктәбендә шөгыльләнәсең. Бу – күп фигуралы шуучыларның хыялы. Сине анда кайчан һәм ничек чакырдылар?
– Этери Георгий кызы Тутберидзе мәктәбендә шөгыльләнү үземнең дә балачак хыялым иде. Әлбәттә, бу мәктәпкә кабул итүләре – үзе зур уңыш, һәм мин моңа чиксез шатмын. Казандагы тренерым Надежда Владимир кызы Заякина, әтием, әнием һәм үземнең уртак фикер булды бу күченү.
– Тренировкаларың ничек үтә?
– Тренировкалар бик кызыклы, нәтиҗәле үтә. Каршыбызда атказанган тренерлар басып, өйрәтеп торганда бүтәнчә булуы да мөмкин түгел.
– Авыр элементларны үтәгәндә курку хисе бармы? Аксельләрне башкарганда башың әйләнмиме?
– Авыр элементларга без кечкенә яшьтән бәләкәй-бәләкәй адымнар белән килдек, шуңа күрә бернинди курку хисе дә юк. Киресенчә, яңадан-яңа элементлар өйрәнәсе килеп тора. Иң мөһиме, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын.
– Синеңчә, нәрсә мөһимрәк: талантмы яисә тырышлыкмы?
– Алар бер-берсенә бик якын нәрсәләр дип саныйм. Талантың булып та тырышмыйсың икән, уңыш көтмә инде. Тырышып кына үз дигәнеңә ирешеп була.

– Россиянең Гран-при этабында җиңү яулагач, нинди хисләр кичердең?
– Һәр ярыш күңелдә нинди дә булса хис-кичерешләр калдыра. Казанда үткән Гран-при этабында җиңү, әлбәттә, горурлык катыш шатлыклы хисләр кичерергә мәҗбүр итте. Чөнки туган республикаңда чыгыш ясау – икеләтә җаваплылык.
– Шугалак синең өчен нәрсә ул?
– Шугалак минем өчен аерым бер рәхәт дөнья. Үз дөньям!
– Динә, син көн саен бозда диярлек. Фигуралы шуу туйдырган вакытлар булдымы? Әллә бу шөгыль синең өчен һәрвакыт ләззәт китерәме?
– Әйе, бозда мин көн дә диярлек шөгыльләнәм. Беркайчан да туйганым юк. Ял вакытларында да сагынып көтәм тренировкаларны.
– Әгәр фигуралы шуу булмаса, нинди спорт төрен сайлар идең?
– Бәлки, спорт атлетикасын сайлар идем.
– Тормышыңда спортта үрләр яулаудан кала башка хыялларың бармы?
– Әлбәттә, спорт белән генә чикләнми минем хыяллар. Ә нинди икәнлекләре, әйдәгез, сер булып калсын.
– Зур спортка эләгергә теләгән, ләкин башка шәһәргә күченергә курыккан яшүсмерләргә нинди киңәш бирер идең?
– Бу яшүсмерләрнең үзеннән генә тормый шул. Беренче чиратта әти-әнисенең баласына ышануы кирәк. Ә спортчыларга курыкмаска, үз максатларында нык итеп басып баруларын теләр идем. Вакыт бик тиз үтә, үкенечкә калмасын, хыяллар чынга ашсын иде!
Динә, алга таба да сиңа зур уңышлар телибез! Сине Олимпиада чемпионнары арасында күрергә язсын!

Фотолар: Динә Хөснетдинованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 марта 2026 - 07:15
РОССИЯ ВУЗЛАРЫНДА ИХТЫЯҖ БУЛГАН ҺӨНӘРЛӘР БУЕНЧА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫ АРТТЫРЫЛАЧАК
-
17 марта 2026 - 13:11
«ТАТАР ТЕЛЕ – ХАЛКЫМ ТЕЛЕ» КОНКУРСЫНЫҢ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ КАМПАНИЯСЕ 23 МАРТКА КАДӘР ОЗЫНАТЫЙЛДЫ
-
17 марта 2026 - 11:58
РОССИЯ МӘКТӘП МУЗЕЙЛАРЫ ӨЧЕН БӨТЕНРОССИЯ КОНКУРСЫНА ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
Нет комментариев