ХЫЯЛ һәм ЧЫНБАРЛЫК: ЙОЛДЫЗЛАРГА БАЙКОНУР АША
Космос кешеләрне борын-борыннан уйланырга, сораулар бирергә, яңалыклар ачарга мәҗбүр итә. Кемдер аны китаплардан өйрәнә, кемдер фильмнар карый, ә кемдер үз тормышын шул фән белән бәйләргә хыяллана. Язмабызның герое Тимур Мөхәмәтов та нәкъ шундый егетләрнең берсе. Ул кечкенәдән үк йолдызлар, галәм серләре белән кызыксына һәм хәтта Байконур космодромында ракета очышын үз күзләре белән күрә.
Тулы исеме: Мөхәмәтов Тимур Илгиз улы
Туган елы: 26.04.2009
Укыган урыны: Лениногорск шәһәренең 2 нче мәктәбе

– Тимур, космос белән кайчан һәм ничек кызыксына башладың?
– Барысы да 10 яшемдә башланды. Төнлә әти-әнием белән урам буйлап йөргәндә йолдызлар тулы күккә күзем төште. Әниемнән: «Күктәге бу күбәләкләр нәрсә ул?» – дип сорадым. Аларның йолдыз икәнен белгәч, туган сорауларга җавап табасым килде: алар ничек төзелгән, ни өчен бездән шулкадәр ерак, ни өчен яктырта, аларны кем барлыкка китергән? Башта гади темаларны өйрәндем, әкренләп катлаулы, тар өлкәләргә күчтем.
– Ни өчен син нәкъ менә космосны сайладың? Нигә диңгез түгел, ул бит бары тик 5-10% өйрәнелгән?
– Космос шулкадәр чиксез, без, бәлки, беркайчан да аның чикләрен таба алмабыз. Океан безгә якын, аның чиге бар. Аңа без су асты көймәләре аша керә алабыз. Космоска без ракета ярдәмендә генә чыга алабыз, ә аларны очыру – зур сынау. Минем сайлавыма нәкъ менә космосның катлаулы һәм ерак булуы йогынты ясады.
– Син Байконур космодромында булып, ракета җибәрелүен үз күзең белән күргәнсең. Анда нинди бәйге аша эләктең? Анда эләгер өчен нәрсә эшләргә туры килде?
– Әйе, мин үз күзләрем белән «Союз МС-28» ракетасының очуын күрдем. Анда мин бәйге аша эләктем, ул бәйге турында инглиз теле укытучыс Дания Ринат кызы сөйләде. Бәйгедә 529 кеше катнашты. Беренче этапта соңгы елдагы казанышларны күрсәтергә һәм мотивацион хат язарга кирәк иде. Икенче этап – онлайн әңгәмә, анда 100 кеше үтте. Шунда үзең турында, киләчәк планнарың һәм ни өчен нәкъ менә син Байконурга барырга тиеш икәнеңне сөйләргә кирәк иде. Нәтиҗәләрне көтү бик дулкынландыргыч булды.
Үз фамилиямне җиңүчеләр исемлегендә күргәч, шатлыгымның чиге булмады. Бу яңалыкны шунда ук әти-әнием белән бүлештем, алар минем өчен бик сөенделәр.
– Байконурда сине барыннан да бигрәк нәрсә гаҗәпләндерде һәм ни өчен?
– Ракета очкан вакытта күзәтү мәйданчыгында тынлык иде. Бөтен кеше дә игътибар белән күзәтте. Динамиклардан космодром хезмәткәрләренең хәбәрләре ишетелде. Кинәт артыннан көчле ут эзе калдырып, ракета күккә күтәрелә башлады. Двигательләрнең тавышы тирә-якны тетрәндерде. 118 нче секундта беренче баскыч ракетадан аерылып, аска таба төште. Шул мизгелдә син бар нәрсәне онытасың һәм космонавтлар хәзер нәрсә хис итә икән дип уйлыйсың. Бу – гомерлек тәэсир.
– Галәмгә, йолдызларга карагач, син кеше акылының көченә сокланасыңмы яки безнең ялгыз һәм кечкенә икәнебезне сизәсеңме?
– Без шуны аңларга тиеш: Галәм чиксез һәм һәр секунд саен киңәя. Нәкъ менә өйрәнелмәгән булуы миндә кызыксыну уята. Яңа ачышлар ясау – искиткеч нәрсә! Без дөньяны алга таба үстерергә һәм яңа ачышлар ясарга тиеш.
– Синеңчә, кешелек дөньясына башка планеталарны өйрәнергә, үзләштерергә кирәкме яки башта Җирдә тәртип урнаштырыргамы?
– Мин һәрвакыт үсәргә, алга барырга кирәк дип саныйм. Якынча 3 миллиард елдан соң Җир яшәү өчен яраксыз булырга мөмкин, шуңа күрә башка планета эзләргә кирәк булачак. Без киләчәк буын турында кайгыртырга тиеш.
– Синең уйлавынча, Җирдән тыш тормыш бармы?
– Әгәр сүз бактерияләр, микроблар турында барса, якын киләчәктә, мөгаен, моның рәсми дәлилләре табылыр. Ә «акыллы» тормышның булу ихтималы зур, ләкин бүгенге көнгә фәнни яктан расланган факт юк. Шуңа күрә мин «ышан, ләкин тикшер» принцибы белән яшим. «Акыллы» тормыш булу ихтималын югары дип саныйм, ләкин бары тик расланган мәгълүматларга таянам.
– Галәм, йолдызлар турында үзеңне таң калдырган өч факт әйтеп кит әле.
– Безнең галактикада гына да 100-400 миллиард йолдыз бар. Галәмдә исә триллионлаган галактика булуын исәпкә алсак, йолдызлар саны Җирдәге барлык ком бөртекләреннән дә күбрәк булып чыга.
Гравитация никадәр көчлерәк, вакыт шулкадәр әкренрәк ага. Шуңа күрә орбитадагы вакыт Җиргә караганда тизрәк бара, һәм GPS-иярченнәреннең сәгатьләрен даими төзәтеп торырга кирәк. Ә кара тишек янында вакыт туктый диярлек – бу чагыштырмалылык теориясе белән расланган.
Кояш системасының барлык планеталары Җир белән Ай арасындагы аралыкка сыя ала. Җирдән Айга кадәр ара якынча 385 000 км. Әгәр барлык планеталарны бер рәткә тезсәк, алар якынча 380 000 км булыр иде. Димәк, космос – иң беренче чиратта, бушлык. Без зур дип санаган бар нәрсә, космос масштабында тузан гына.
– Космонавтика яшьләр өчен аңлаешлырак булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Минемчә, яшьләрне коры лекцияләр белән җәлеп итеп булмый. Кино, видеолар аша кызыксындыру кирәк. Космос безнең көндәлек тормышта да бар. Космонавт булу мәҗбүри түгел, инженер, программистлар да кирәк. Күп һөнәрләр катнашкан саен, космос тизрәк һәм яхшырак өйрәнеләчәк.

Фотолар: Евгения Алексеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
-
15 апреля 2026 - 14:32
ТАТАРСТАНДА ИМТИХАН ҮТКӘРҮ ПУНКТЛАРЫН ҖИҺАЗЛАУГА 300 МЛН СУМНАН АРТЫК АКЧА БҮЛЕП БИРЕЛГӘН
-
15 апреля 2026 - 12:20
«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
Нет комментариев