ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
Язгы каникуллар вакытында Россия мәктәп укучылары һәм студентлары «Пушкин картасы» программасыннан актив файдаланган. ВТБ мәгълүматлары буенча, 28 марттан 5 апрельгә кадәр яшьләр кино, театр һәм музейларга 700 меңгә якын билет сатып алган, һәм программаның тотылган гомуми суммасы 350 миллион сумнан арткан.
Яз каникулларында «Пушкин картасы»на булган кызыксыну традицион рәвештә арта. Бу вакытта ВТБда 120 меңнән артык яңа карта рәсмиләштерелгән, бу узган елгы каникулларга караганда өч тапкыр күп.
Программада Татарстан, Кемерово өлкәсе, Краснодар һәм Ростов өлкәләре иң актив төбәкләр булган.
Хәзерге вакытта «Пушкин картасы»на 12 меңнән артык мәдәни оешма катнаша. Яшьләргә 55 меңнән артык чара тәкъдим ителә, һәм алар турында мәгълүмат «Культура.РФ» порталында һәм «Госуслуги Культура» мобиль кушымтасында табарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев