Космос кешеләрне борын-борыннан уйланырга, сораулар бирергә, яңалыклар ачарга мәҗбүр итә. Кемдер аны китаплардан өйрәнә, кемдер фильмнар карый, ә кемдер үз тормышын шул фән белән бәйләргә хыяллана. Язмабызның герое Тимур Мөхәмәтов та нәкъ шундый егетләрнең берсе. Ул кечкенәдән үк йолдызлар, галәм серләре белән кызыксына һәм хәтта Байконур космодромында ракета очышын үз күзләре белән күрә.