«ГОСУСЛУГИ» ПОРТАЛЫНДА БДИГА ӘЗЕРЛӘНҮ ӨЧЕН ТРЕНАЖЁР БАРЛЫККА КИЛДЕ
«Госуслуги» порталында хәзер БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) өчен әзерлектә тренажёр куллану мөмкинлеге бар. Бу тренажёр белән стандарт биремнәрне чишеп, имтихан форматы белән танышып чыгып була, дип хәбәр итә Минцифралар үзенең Мах каналында.
Бу тренажер белемнәрне системалаштыру, стандарт биремнәрне чишү күнекмәләрен үстерү һәм имтиханга әзерлек вакытында стресс дәрәҗәсен киметү өчен уңайлы. Моннан тыш, имтихан форматлары белән алдан танышып чыгу да зур ярдәм. Сервис барлык кулланучылар өчен бушлай.
Әлеге тренажёрда хәзерге вакытта математика (база) һәм информатика фәннәре буенча биремнәр бар.
Тренажёр Федераль педагогик үлчәмнәр институты белгечләре тарафыннан эшләнгән, шулай ук имтиханга әзерлек барышында игътибар бирергә кирәкле темалар һәм видеоконсультацияләр дә тәкъдим ителә. Видеоконсультацияләрдә имтиханга әзерлек буенча белгечләрнең сорауларга җаваплары урнаштырылган.
Бу хезмәтне куллану өчен, «Госуслуги» порталында робот Макс аша «ЕГЭга әзерлек навигаторы»н табу һәм тренажёр имтиханына керү кирәк. Шулай итеп, әзерлек нәтиҗәләре шәхси кабинетта сакланып, күрсәтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
28 июля 2026 - 13:18
ТАТАРСТАНДА БУЛЛИНГКА КАРШЫ КӨРӘШ ПЛАНЫ РАСЛАНДЫ
-
27 июля 2026 - 11:36
ЭНЕРГЕТИКАДАН МӘГЪЛҮМАТИ ТЕХНОЛОГИЯЛӘРГӘ КАДӘР: БИЛӘРДӘ «КИЛӘЧӘК ҺӨНӘРЛӘРЕ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ БАШЛАНДЫ
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
Нет комментариев