ЕГЕТЛӘР НИНДИ БУЛЫРГА ТИЕШ?
Балачакта әтием еш кына: «Син бит егет кеше, кызлар сыман елама», – дип кисәтә иде. Үсә төшкәч, башка егетләргә дә мондый стереотип белән очрашырга туры килгәне ачыкланды. Бу сүзләрдән соң малайлар хисләрен яшерә, серләрен әти-әнисенә әйтми башлый, шикләнү томаны кичерешләр белән бүлешү мөмкинлеген каплый. Бу язмамнан сез егетләргә карата булган стереотип сүзләр һәм аларның бу турыда фикерләрен белә алырсыз.
Фильмнарда, рекламаларда еш кына проблемаларны нык йодрык белән һәм җитез пуля кебек чишә торган көчле, җитди каһарман образы күрсәтелә. Шулардан чыгып җәмгыятьтә ир-егетләргә әзер таләпләр җыелмасы барлыкка килә. Егетләргә нинди стереотиплар белән очрашырга туры килә икән?
1) «Егетләр озын буйлы булырга тиеш». Бу сүзләрне күбрәк кызлардан ишетергә туры килә. Әйе, озын буйлы егетләр янында кызлар үзләрен сакланган һәм якланган итеп тоя. Әмма буй берничек тә ышанычлык, тугрылык, акыл һәм башка сыйфатлар белән бәйле түгел. Моның турында егетләр үзләре нәрсә уйлый икән?
Марат Вәлиуллин, 18 яшь:
«Күп кенә ир-егетләр сәламәт гәүдәгә һәм көчкә омтыла, чөнки тарихи яктан без саклаучылар булып саналганбыз. Балачакта мин озын булырга хыяллана идем, чөнки буй тормышта өстенлек бирә дип уйладым. Мәсәлән, баскетбол, волейбол кебек спорт төрләрендә ул җиңәргә ярдәм итә.
Вакыт узу белән мин озын буйның өстенлекләре генә түгел, кимчелекләре дә бар икәнен аңладым: түбән түшәмле биналарда уңайсызлыклар, көрәш һәм башка контактлы спорт төрләрендә кыенлыклар, машинага утыру проблемалары бар.
Егетләр өчен оптималь буй 175-185 см, дип саныйм, ләкин кыска яки озын булуның бер начарлыгы да юк, чөнки һәр буйның – үз кимчелеге һәм уңай ягы».
2) «Малайлар озын чәч үстереп йөрергә тиеш түгел». Бу стереотип XX гасырда хәрби дисциплина йогынтысында барлыкка килгән, чөнки ул вакытта бетләргә каршы көрәшү һәм унификацияләштерү сәбәпле егетләрнең чәчләрен алдырганнар. Моннан тыш сәнәгать шартларында озын чәч механизмнарга эләгү куркынычы тудырган. Бүгенге көндә озын чәчле егетләргә караш ничек икән?
Рамазан Мөхәмәтов, 17 яшь:
«Малайны беренче чиратта аның абруе, тырышлыгы һәм батырлыгы бизи, шуңа күрә мин бу сүзләр белән килешмим. Иң мөһиме – чәчнең чиста булуы».
3) «Егетләр ирләргә хас булган спорт/шөгыль (бокс, хоккей, футбол, техника, хәрби кораллар һ.б.) белән мавыгырга тиеш». Миңа калса, бу стереотип та электән килгән, чөнки нәселләрдә хезмәтнең җенси факторга нигезләнгән ачык бүленеше булган. Ир-атлар ау, кавемен саклау һәм физик хезмәткә бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнгән.
Әмир Фәрхуллин, 19 яшь:
«Минем уйлавымча, бу сүзләр өлешчә дөрес. Бокс, хоккей һәм футбол гәүдәне ныгыта, ә техника белән эш итә белүнең тормыш-көнкүрешкә һәрвакыт кирәге чыгачак.
Әмма шушы шаблон буенча гына яшәсәң, матурлыкны күрү һәм аңлау сәләте кими кебек. Әгәр дә ир-егеткә мондый спорт төрләре ошый икән, моның бернинди дә зыяны юк».
4) «Егетләрнең барысы да машиналар белән кызыксына». Шәхсән мин машиналар белән мавыкмыйм, аларның эчке төзелешен дә начар беләм. Ләкин моңа карамастан, машина йөртү таныклыгына укыйсым килә. Минемчә, җәмәгать транспортында яисә таксида йөргәнче, үзеңнең машинаң булу әйбәтрәк.
Азамат Билалов, 16 яшь:
«Үземә карап шуны әйтәсем килә: ир-егетләрнең барысы да машина белән кызыксынырга тиеш түгел. Һәр кешенең үз кызыксынулары, сәләте һәм һөнәре була. Егетләрне бары тик автомобиль темасы гына җәлеп итәргә тиеш түгел. Әлбәттә, машина турында белү киләчәктә файдалы булырга мөмкин. Әмма малайларны бию, рәсем ясау, җырлау, тегү кебек шөгыльләр дә кызыксындыра ала.
5) «Егетләр еларга тиеш түгел, аларга үз хисләрен күрсәтергә ярамый». Бу – иң еш очрый торган стереотип. Психологлар фикеренчә, хисләрне яшерергә ярамый, ягъни үзеңне аңлау өчен аларны кичерергә кирәк. Әти-әниләр малайларга көч һәм кыюлык тәрбияләргә теләп, еш кына моның кире нәтиҗә бирергә мөмкин икәнен сизми кала. Балада үз-үзенә ышаныч кимү һәм көчле ир-ат образына туры килә алмаудан курку хисе барлыкка килә.
Зиннур Әхмәтҗанов, 16 яшь:
«Мин бу фикер белән килешмим. Әйе, егетләр көчле һәм чыдам булып үсәргә тиеш, ләкин алар үз хис-кичерешләрен күрсәтә һәм уртаклаша алмый дигән сүз түгел.
Егетләр, хисләрегезне яшермәгез! Яныгызда һәрвакыт күңел түрендә булган хис-кичерешләрегез белән бүлешә алырдай дусларыгыз һәм якыннарыгыз булсын».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 февраля 2026 - 09:47
КАЗАН ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ БАРЛЫК ТУЛАЙ ТОРАКЛАРЫН ИКЕ-ӨЧ ЕЛ ЭЧЕНДӘ ТӨЗЕКЛӘНДЕРЕРГӘ ПЛАНЛАШТЫРА
-
19 февраля 2026 - 12:03
ПЕДАГОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЛАРЫНА КЕРҮ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ: ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ УРЫНЫНА ПРОФИЛЬЛЕ БДИ КЕРТЕЛӘ
-
18 февраля 2026 - 10:05
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫ ПЕРМЬДӘ УЗАЧАК ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ОЛИМПИАДАНЫҢ ФИНАЛЫНА ЧЫГА
-
17 февраля 2026 - 09:38
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН АЛУДА ЯҢА КАГЫЙДӘЛӘР БУЛЫРМЫ?
Нет комментариев