«ФАҖИГАЛЕ ФИНАЛ КҮПКӘ КӨЧЛЕРӘК ТӘЭСИР КАЛДЫРА»
1895 елда Парижда беренче фильм күрсәтелгәннән бирле кинематография зур юл үткән. Технологияләр үзгәрсә дә, киноның төп көче – тамашачыны уйландыру һәм хисләндерү сәләте – сакланып кала. Татар киносы да үсешен дәвам итә, яңа исемнәр белән тулылана. Шундый яшь талантларның берсе – актриса Камилә Низамова. Ул «Кырык дүртнең май аенда» фильмы, «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы, актерлык һөнәренең үзенчәлекләре һәм иҗат юлы турында сөйләде.

Тулы исеме: Низамова Камилә Илшат кызы
Туган елы: 23.09.2009
Укыган урыны: Казан шәһәренең 15 нче номерлы татар гимназиясе
– Камилә, син кинода төшәсең, спектакльләрдә уйныйсың, җырлыйсың, шигырьләр укыйсың, курайда уйныйсың. Бу күпкырлы иҗат юлы ничек башланды?
– Мин кечкенәдән үк сәхнәдә үстем, ул минем өчен икенче өй кебек булды. Балачакта балет һәм гимнастика белән шөгыльләндем, беренче сыйныфтан музыка юнәлешендә үсеш ала башладым, курайда уйнарга өйрәндем.
Соңрак Габдрахманов Дамир Алмаз улы җитәкләгән «Сәйлән» татар фольклор ансамблендә курайчылар арасында солист булдым. Мәктәптә татар халык биюләре һәм вокал белән дә шөгыльләндем. Вокал буенча укытучым – Татарстанның атказанган артисты, җырчы Ясмин иде (Светлана Григорий кызы Минеева).
Дүртенче сыйныфта шигырьләр яза башладым, конкурсларда катнаштым, нәфис сүз остасы, конферансье һәм актриса буларак үземне үстердем. Аннан соң «Шаян ТВ» һәм «Сабантуй» журналына да чакыра башладылар.
2022 елда «Апуш» балалар театр студиясенә кердем. Нәкъ менә анда актер буларак үземне тулысынча ачтым дип саныйм. Остазларым Зөлфия Вәлиева һәм Миләүшә Шәйхетдинова миңа бик күп нәрсәләр өйрәтте.
Мине бер генә юнәлеш белән чикләп булмый. Музыка, театр, бию, шигърият һәм кино – барысы да бер-берсен тулыландыра.
– Кинодагы беренче тәҗрибәң турында сөйлә әле.
– Кинода беренче тапкыр 2023 елда төштем. «Апуш»тагы остазларым киңәше белән Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастингка бардым. Мине сайларлар дип уйламаган идем, ләкин уңышлы үтеп, эпизодик роль башкардым. Бу минем кино дөньясындагы беренче адымым булды.
2026 елда шул ук режиссёрның «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалында төп геройларның кызы – 15 яшьлек Талия ролен уйнадым. Хәзер Марсель Мәхмүтов режиссерлыгындагы «Байдек» фильмында төшә башладым. Андагы ролем әлегә сер булып калсын.
– Фильмда уйнау сиңа нәрсә бирде?
– Кино сабыр булырга һәм төрле шартларга тиз җайлашырга өйрәтте. Театрда син образда өзлексез яшисең, ә кинода бер күренешне төрле ракурслардан күп тапкыр төшерергә мөмкиннәр. Шуңа күрә хисләрне саклап калу мөһим.
Кинода кечкенә генә караш, пауза яки хәрәкәт тә зур мәгънә бирә ала. Мин һәр проектта яңа нәрсәгә өйрәнәм.
– Синең өчен кино төшерүнең иң көтелмәгән ягы нәрсә булды?
– Экранда берничә минут күренгән кадр артында күпме хезмәт ятуы гаҗәпләндерде. Тамашачы әзер нәтиҗәне генә күрә, ә аның артында камера, ут, тавыш, костюм, грим һәм күпсанлы репетицияләр тора. Кино – бер актёр эше генә түгел, ә зур команданың уртак хезмәте.
– Роль актерның холкын үзгәртә аламы?
– Роль актерның холкын тулысынча үзгәртми, ләкин аның үзендә булган, бәлки, үзе дә белмәгән сыйфатларын ачарга мөмкин. Кайвакыт роль өчен үзеңдә булмаган хисләрне табарга туры килә. Мәсәлән, мин тискәре яки бик кырыс персонажны уйнасам, бу минем үземнең шундый кеше булуымны аңлатмый. Киресенчә, мин шул персонажның ни өчен шундый булуын ачыкларга тырышам. Шуңа күрә рольләр башкаларны гына түгел, үзеңне дә яхшырак аңларга ярдәм итә.
– Үзеңне экранда күргәч, нинди хисләр кичердең?
– Сәер һәм дулкынландыргыч хисләр туды. Үзеңә чит кеше кебек карыйсың, нәрсәне яхшырак эшләп булыр иде дип анализлыйсың.
Әти-әнием һәм якыннарым өчен дә бу зур шатлык булды. Шул вакытта балачак хыялымның тормышка аша башлавын аңладым. Ләкин экранда үзеңне күргән саен әле өйрәнәсе һәм үстерәсе нәрсәләр бик күп икәнен аңлыйсың.
– Кино төшерү процессында тамашачыга күренми торган нинди детальләргә игътибар иттең?
– Кайвакыт актерга билгеле бер ноктада туктарга, төгәл вакытта борылырга яки бер үк хәрәкәтне кабатларга кирәк. Ләкин болар экранда сизелергә тиеш түгел. Камера иң кечкенә хәрәкәтне дә күрә. Шуңа кайвакыт бер караш та җитә.
– Күңелеңдә тирән эз калдырган фильмнар бармы?
– Миңа кешенең эчке дөньясын, хисләрен һәм тормыштагы сайлауларын күрсәткән фильмнар ошый. Камил булмаган, хаталар ясаган, авырлыклар белән очрашкан, ләкин алга барырга тырышкан геройлар кызык.
Фильм караганда вакыйгаларны гына түгел, геройның ни өчен шулай эшләвен аңларга тырышам. Әгәр фильм беткәч тә герой турында уйлыйсың икән, димәк, ул сиңа тәэсир иткән.
Яраткан фильмым юк, ләкин яраткан жанрым бар. Ул да булса – сугыш фильмнары. Анда кеше иң авыр сынаулар алдында кала, һәм аның чын йөзе ачыла.

– Әгәр теләсә нинди рольне сайлау мөмкинлеге булса, кемне уйнар идең?
– Тормышында җитди сынаулар булган, ләкин авырлыкларга карамастан сынмаган геройны уйнар идем. Андый рольдә бик күп төрле хисләрне күрсәтергә мөмкин: курку, өметсезлек, көч, мәхәббәт, югалту һәм ахыр чиктә яңадан бәхет табу.
Шулай ук капма-каршы образны – тискәре, үз-үзенә бик ышанган персонажны да сынап карыйсым килә. Чөнки тормышта мин андый түгел. Шуңа күрә үземә бөтенләй капма-каршы образны тудыру минем өчен бик кызыклы актерлык тәҗрибәсе булыр иде.
– Кастинглар һәрвакыт уңышлы үтәме?
– Юк, әлбәттә, һәр кастинг та уңышлы узмый. Андый очраклар булды. Мәсәлән, «Абага чәчәге» тулы метражлы фильмына кастингта катнаштым, ләкин яшь буенча туры килмәдем. Кайвакыт актерның яше, тышкы кыяфәте, типажы яки темпераменты персонажга туры килмәскә мөмкин. Мондый очраклардан соң тукталып калмаска һәм үзеңне яңадан сынап карарга кирәк. Бәлки, киләсе кастингта нәкъ син көткән роль булыр.
– Режиссер Орсон Уэллс әйткәнчә: «Хеппи-энд ясау өчен, фильмны «дөрес» вакытта өзәргә генә кирәк». Синең уйлавыңча, кино бәхетле тәмамланса хәерлерәкме, яки фаҗига белән бетсә яхшыракмы?
– Минемчә, иң мөһиме – финалның тарихка туры килүе. Кайбер фильмнарда бәхетле тәмамлану урынлы булса, икенчеләрендә фаҗигале финал күпкә көчлерәк тәэсир калдыра.
Миңа фильм беткәч тә уйландыра торган әсәрләр ошый. Шуңа күрә мин «хеппи-энд» өчен генә бәхетле финал ясарга кирәк дип уйламыйм. Кайвакыт фаҗига дә бик матур һәм тирән мәгънәгә ия булырга мөмкин.
– Бүген күпчелек яшьләрнең театрга исе китми, алар күбрәк сериаллар карый. Кинематография театрны алмаштыра аламы?
– Минемчә, кино театрны тулысынча алмаштыра алмый. Театрда актер белән тамашачы арасында турыдан-туры бәйләнеш бар, һәр спектакль үзенчәлекле. Ә кинода башка мөмкинлекләр бар: камера геройга якынайта, төрле урыннарны һәм вакытларны күрсәтергә мөмкинлек бирә.
– Уңышлар сиңа, Камилә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 ноября 2026 - 13:07
«ПРОФИЛАРТ» РЕСПУБЛИКАКҮЛӘМ ТЕАТР КУЕЛЫШЛАРЫ БӘЙГЕСЕ ТӘМАМЛАНДЫ
-
3 ноября 2026 - 12:29
«КАЗАН» ГАИЛӘ ҮЗӘГЕ ЯНЫНДА ЯҢА ШУГАЛАК АЧЫЛАЧАК
-
3 ноября 2026 - 12:13
ТАТАРСТАНДА VI «ТАТАР СҮЗЕ» ХАЛЫКАРА ТЕЛЕВИЗИОН НӘФИС СҮЗ БӘЙГЕСЕ УЗАЧАК
-
2 ноября 2026 - 10:24
ТАТАРСТАННЫҢ ИКЕ ШӘҺӘРЕНДӘ ПИЛОТСЫЗ ТРАМВАЙЛАР СЫНАП КАРАЛАЧАК
Нет комментариев