ЯЛМЫ, ЭШМЕ: ЯШҮСМЕРЛӘРНЕҢ ҖӘЙГЕ КАНИКУЛЛАРЫ НИЧЕК УЗА?
Җәй ял итү өчен генә түгел, ә акча эшләү өчен менә дигән вакыт. Күп кенә яшүсмерләр нәкъ менә каникул чорында тәүге эшләренә урнаша, төрле һөнәрләрдә үзләрен сынап карый, беренче хезмәт хакларын ала. Яшүсмерләр җәйге ялларда кайда эшли, акчаларын нәрсәгә тота икән? Бу язмамда яшьтәшләремнән шуның турында сорадым.
Әйдәгез, үземнән башлыйм. Мин зур бер кибетләр челтәрендә курьер булып эшлим. Электровелосипедны арендага алып, 12 сәгать буе заказлар ташыйм. Җәй җиткәч, укучылар эшләргә урнаша, курьерлар күбәйгән саен заказлар да әзрәк эләгә башлый. Шуңа күрә сменаны сайлаганда «дөрес» кибетне белергә кирәк. Кибетенә карап, бер көн эчендә 2000-7000 сум эшләп була. 200 заказ ясасам, зур бонус киләчәк, ләкин ул биремнең вакыты чикләнгән. Шуңа да мин тизрәк шартны үтәргә телим. Аннан соң инде җәйге пенсиягә...
Минем турында белдек, ә хәзер яшьтәшләремнең кайда эшләгәннәре белән танышыйк.
Рания Дәүләтшина, 17 яшь:
Мин рестофудта касса менеджеры булып эшлим. Гомумән алганда, эше авыр түгел, ләкин шактый җаваплы, чөнки барлык акча да минем аша үтә. Мин сменада булган хезмәткәрләрнең исәбен алып барам: кем кайчан килгән, кайчан киткән. Шулай ук кунаклардан түләү алам. Уртача алганда, 35-40 мең сум тирәсе хезмәт хакы чыга, ләкин бу эшләгән сәгатьләр санына бәйле. Күп эшләсәм, акчасы да күбрәк булачак.
Мин эшләгән акчамны җыеп барам. Мәсәлән, брекет куйдырга, яңа телефон алырга һәм машина йөртү таныклыгына укырга инде акча тупладым. Калганын көндәлек кирәк-яракларга (ашау-эчү, такси һ.б.) һәм, әлбәттә, якын кешеләремә төрле бүләкләр алуга тотам.
Константин Гермес, 17 яшь:
Мин яр буендагы вейк-паркта оператор булып эшлим: вейкбордта шуарга өйрәтәм һәм куркынычсызлыкны тәэмин итәм. Эшем бик җаваплы, чөнки өйрәнергә килгән кешеләрнең җәрәхәтләр алу ихтималы зур. Шуңа күрә миңа игътибарлы булу кирәк. Яшүсмер өчен хезмәт хакым яхшы дип саныйм. 2/2 графигы белән эшлим. Акчамны телефон алуга җыеп барам һәм төрле вак-төякләргә тотам. Шулай ук әти-әниемә ярдәм итәм.
Ильяс Галиәхмәтов, 17 яшь:
Мин алкогольсез эчемлекләр саклана торган складта эшлим. Төп бурычым – кибетләр өчен заказлар җыю, ягъни мин эчемлекләрне зур-зур паллетларга туплыйм. Аннары бу товарларны кибетләргә ташыйлар. Бер сменада, салымнарны исәпкә алмыйча, 3180 сум акча эшлим. Хезмәт хакымның күп өлешен җыеп барам, ләкин кайчак кибеттән үземә төрле тәм-томнар да алам.
Диләрә Исорова, 17 яшь:
Мин кибеттә эшлим. Бурычларыма сәүдә залында товарларны урнаштыру һәм кассада эшләү керә. Шулай ук мин киштәләрдәге товарларның бетмәвен, тәртиптә торуын һәм сыйфатлы булуын контрольдә тотам. Уртача алганда, аена 15-20 мең эшлим. Бу сменалар санына бәйле: укудан соң яки ял көннәрендә өстәмә сәгатьләр дә алам.
Хезмәт хакымны, беренче чиратта, үземнең ихтыяҗларыма – кием-салымга, косметикага һәм төрле тәм-томнарга тотам. Шулай ук әти-әниемә ярдәм итәм: азык-төлек сатып алам яки вак-төяк көнкүреш чыгымнарын каплыйм. Моннан тыш, әле энемә дә бераз кесә акчасы бирәм.
Васильев Артём, 17 яшь:
Мин онлайн кибет складында эшлим. Бурычларыма товарларны сортлау һәм аларның клиентларга вакытында барып җитүен тәэмин итү керә. Бер сменада якынча 5000 сум эшлим, ләкин бу акча күбрәк тә, әзрәк тә булырга мөмкин. Эшләп тапкан акчамны тотмыйм, ә машина алырга дип җыеп барам.
Билал Гәрәев, 17 яшь:
Мин курьер булып эшлим. Электросамокатта кешеләргә азык-төлек һәм әзер ризыклар илтәм. 4 сәгатькә якынча 1000 сум чыга. Җыелган акчама авылда теплица төзедем.
Эше җиңелдер дип уйлый күрмәгез, төрле хәлләр була. Бер заказны илткәндә юлдагы зур чокырны күрми калдым: самокатым да, эчемлекләр тулы сумкам да ауды. Барысы да түгелеп, таралып беткән иде. Заказны илтеп биргәндә, клиентка булган хәлне аңлаттым. Ярый әле аңлый торган кеше эләкте, миңа бер сүз дә әйтмәде. Ләкин эш урынында бу хәл өчен миңа штраф салдылар.
Беренче хезмәт тәҗрибәсе җаваплылыкка һәм акчаның кадерен белергә өйрәтә. Иң мөһиме: эш белән ял арасында балансны сакларга онытмаска.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 июля 2026 - 08:03
БДИДА 300 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫСЫ КФУНЫ САЙЛАГАН
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
Нет комментариев