СТРИМЕР БУЛАСЫМ КИЛӘ
Бүгенге көндә күпчелек яшүсмерләр буш вакытларын Интернетта үткәрәләр: социаль челтәрләрдә аралашалар, кыска кызык видеолар карыйлар, компьютер уеннары уйныйлар. Кемдер контент куллану белән генә чикләнә, ә кемнеңдер үзенең төрле мавыгуларын дуслары һәм язылучыларына күрсәтәсе, яңа хобби булдырасы килә. Нәкъ менә монда ярдәмгә стримнар килә. Нәрсә соң ул стрим, аның барлыкка килү тарихы, кемнәр каравы турында тулырак минем язмамнан белә аласыз.
Стрим тарихы
2010 елдан башлап, Россиядә видеохостинг мәйданчыгында беренче блогерлар, төрле обзорлар ясаучылар үзләренең видеоларын төшерә. Менә шул вакытта «Let's Play» жанры (компьютер уеннарын узу) барлыкка килә. Бу стримнарга алшарт булып тора.
Шул ук елда иң популяр булып саналган видеохостингның финанс мөдире бизнестагы үзенең өлешен сата һәм кечкенә стартап ачкан Джастин белән элемтәгә чыга. Стартап «justin.tv», дип атала. Аның максаты Джастинның шәхси тормышын туры эфирда күрсәтүдән гыйбарәт була.
«justin.tv» үзенчәлекле башлангыч булганга, финанс мөдире дә Джастинга акча җибәрә, һәм алар бергәләп проект белән идарә итә башлыйлар. Сайтның стартыннан ук диярлек, аның исемен бөтенебез белгән «Twitch.tv»га үзгәртәләр. Хәзер инде проектның төп концепциясе – төрле уен стримнары була. Бер ел да үтми, «Twitch»ны караучылар саны 20 миллионнан арта. Проектның уңышына карап, башка кешеләр дә туры трансляция мәйданчыкларын ача, ләкин «Twitch»ның казанышларын берсе дә уза алмый.
2025 елда исә «стрим» сүзе В. В. Виноградов РАН рус теле институтының «Академос» ресурсында урнаштырылган академик орфографик сүзлектә кодификация ала.
Бүгенге көндә стримнар безгә телевидениены һәм аралашуны алмаштыра. Күп кенә кешеләр үзенең популярлыгын нәкъ менә стримнар аша җыя. Ә танылу булгач, стримерлар яраткан мавыгуларында акча эшлиләр һәм башка проектлар булдыралар.
Стримнарны кем һәм ни өчен карый?
Беренче чиратта, стримнарда җылы һәм үзгә мохит бар. Гади видеолардан аермалы буларак, туры эфирларда стример караучылар белән сөйләшү алып бара, үзенең ихлас хисләрен күрсәтә. Монда бернинди монтаж да юк.
Ни өчен стрим караучылар үзләре компьютер уеннары уйнау урынына, башка кешенең уйнаганын карый соң? Моңа карата хәтта бер теория дә бар: стримнар – асоциаллар һәм хикканнар (социаль изоляциягә омтылган кешеләр) өчен чын дусларны алмаштыру ысулы. Андый кешеләр тормышта иптәшләр табарга куркалар, көннәр буе өйләрендә утыралар һәм сөйләшүгә ихтыяҗын чатлар, донатлар ярдәмендә басалар. Алар өчен стримерлар – уйдырма кардәшләр. Ә чынлыкта исә, стрим караучыларның күбесе гади кешеләр. Авыр уку көненнән соң дуслар белән кайдадыр җыелырга еш кына теләгебез юк. Ә аралашу хаҗәте беркая да югалмый, һәм монда инде стримнар ярдәм итә.
Икенче сәбәп ул – стримерның башкалардан аерылып торган шәхес булуы. Күпләре үзләренең юмор хисе, мавыктыргыч бәян итүләре белән тамашачыны кызыксындыра һәм җәлеп итә. Мондый кешенең контентын һәрвакыт карыйсы килеп тора.
Донатларны кем һәм ни өчен җибәрә?
Беркемне дә үпкәләтәсе килми, ләкин донатерлар үзләренә башкаларның игътибарын юнәлтергә тели, дигән хис туа. Бөтен стримнарда да «топ донатер», дигән язу бар. Анда акча җибәрүченең исеме тамашачыларга күренеп тора. Зур донат килгәч стример кинәт «шаша» башлый: сикерә, акыра, бии. Аудитория мондый тамашаны күреп, күбрәк акча җибәрә башлый. Бәлки, донатны чын күңелдән, стримерга ярдәм буларак җибәрүчеләр яисә акчаларын кайда куярга белмәүчеләр дә бардыр.
Пе.си: стримнар яраткан блогерлар белән аралашырга, ниндидер яңалыкка өйрәнергә яки көндәлек мәшәкатьләрдән читкә китәргә мөмкинлек бирә. Ләкин шунысын онытмаска кирәк: стримнар беркайчан да тере аралашуны һәм чын дусларны алмаштыра алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
22 января 2026 - 14:49
ТАТАРСТАНДА МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРНЫ ГАМӘЛГӘ АШЫРУГА 53 МИЛЛИАРД СУМ ЮНӘЛТЕЛӘЧӘК
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
Нет комментариев