МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
Иртәгә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Кайбер районнарда яңгыр рәвешендә бераз явым-төшем булуы ихтимал, төнлә исә юеш кар яварга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы –3 тән +2 градуска кадәр булачак, көндез исә +8...+13 градуска кадәр җылытачак. Җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Казанда яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшем көтелә. Төнлә термометр баганалары –1 дән +1 градуска кадәр күрсәтәчәк, көндез һава +8...+10 градуска кадәр җылыначак.
1 майда Татарстан буенча шулай ук болытлы һава сакланачак. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда яңгыр һәм кар явуы мөмкин, көндез исә урыны белән уртача көчле яңгыр көтелә.
Бу көнне төнлә температура –3 тән +2 градуска кадәр төшәчәк, көндез +4...+9 градуска кадәр күтәреләчәк. Татарстанның көнчыгыш районнарында һава +12 градуска кадәр җылынырга мөмкин. Җил тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк.
2 май, шимбә көнне, аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал. Көндез исә сизелерлек явым-төшем көтелми.
Төнлә һава температурасы –2 дән +3 градуска кадәр булачак, көндез +9...+14 градуска кадәр җылытачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
-
7 октября 2026 - 12:45
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ҮЗЕМ ХӘЛ ИТӘМ» («САМ РЕШУ») ҺӨНӘР САЙЛАУ ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
Нет комментариев