Логотип Идель
Белми калма

КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ

Казань шәһәрендә бүгенге көндә 1 977 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында 116 сугышта катнашучы, 1 202 тыл хезмәтчесе һәм 659 сугышта катнашучының тол хатыннары бар. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте, дип яза Татар-информ.

Аның сүзләренчә, Җиңү көнен каршылау алдыннан ветераннарга Татарстан Рәисеннән һәм Казан мэрыннан азык-төлек җыелмалары һәм котлау открыткалары тапшырыла. Котлауларга шулай ук предприятие, учреждение һәм җәмәгать оешмалары да кушыла: алар ветераннарның өйләренә барып хәлләрен белешә.

Азат Абзалов әйтүенчә, ветераннарны медицина ягыннан тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Һәр ветеран билгеле бер медицина учреждениесенә беркетелгән. Өйдә үткәрелә торган профилактик тикшерүләр сугыш инвалидларының 99 проценты һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 98 процентына күрсәтелә.

Моннан тыш, ветераннар өчен стационарларда, шул исәптән профильле бүлекләрдә һәм ветераннар госпиталендә махсус урыннар резервланган.

Ялгыз яшәүче ветераннарның көнкүреш шартлары һәм ветераннар йортларында яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше дә аерым контрольдә тора. Район администрацияләре көндәлек мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, кирәк булган очракта торакны ремонтлауны да оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев