КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
1-3 май көннәрендә Казань шәһәрендә узачак Казан җиңел атлетика марафонында катнашу өчен рекордлы күләмдә – 42 мең гариза кабул ителгән. Ярышларга Россиянең 85 төбәгеннән һәм 37 чит илдән спортчылар чыгачак. Бу хакта шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, марафон программасы өч көнгә бүленгән. 1 майда балалар йөгереше узачак. 2 майда катнашучылар 3 һәм 10 чакрымлы дистанцияләрдә көч сынашачак. Ә 3 майда марафончылар һәм ярыммарафончылар 21,1 һәм 42,2 чакрым араны йөгереп үтәчәк.
Йөгерү маршруты Татарстан башкаласының иң күренекле туристик урыннары аша үтәчәк. Катнашучылар Миллениум күпере, Казан Кирмәне, Сөембикә манарасы, Иске-татар бистәсе кебек тарихи һәм истәлекле урыннар яныннан узачак. Маршрут буенча туклану нокталары да оештырылачак.
2 майда төрле илләрдән һәм Россия төбәкләреннән килгән спортчылар өчен Милләтләр парады үткәрү дә планлаштырыла. Шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен махсус ярышлар узачак. Анда титуллы паралимпиячеләр, халыкара бәйгеләр призерлары һәм яшь катнашучылар чыгыш ясаячак.
Линар Гарипов билгеләп үткәнчә, 2024 елда Казан марафоны Мәскәү һәм Санкт-Петербург марафоннары белән берлектә Россия марафоннары һәм БРИКС марафоннары лигасын булдырган. Киләчәктә әлеге лигага Кытай, Бразилия, Һиндстан һәм башка илләр дә кушылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 сентября 2026 - 11:25
МӘКТӘПЛӘРДӘ БАШЛАНГЫЧ ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕККӘ СӘГАТЬЛӘР САНЫ АРТТЫРЫЛГАН
-
14 сентября 2026 - 11:15
КОЛЛЕДЖ СТУДЕНТЛАРЫ ӨЧЕН ВПРДА ТАРИХ МӘҖБҮРИ ФӘН БУЛАЧАК
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
Нет комментариев