28 апрель 2026 яңалыклары
-
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
1-3 май көннәрендә Казань шәһәрендә узачак Казан җиңел атлетика марафонында катнашу өчен рекордлы күләмдә – 42 мең гариза кабул ителгән. Ярышларга Россиянең 85 төбәгеннән һәм 37 чит илдән спортчылар чыгачак. Бу хакта шәһәрнең физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итә. -
СОҢГЫ КЫҢГЫРАУГА КАДӘР НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ?
Соңгы кыңгырау чәчәкләр, күз яшьләре, рәхмәт сүзләре, шаян һәм моңлы минутлардан тора. Ләкин шушы бәйрәм алдыннан бик күп нәрсә эшләп өлгерергә кирәк: укудан калган бурычларны төгәлләү, дуслар белән хушлашу, мәктәп хатирәләрен йөрәктә саклау... Нишләптер, бу соңгы айларда көннәр кыскара, вакыт чаба, ә исемлектәге эшләр бетми кебек тоела. Әлеге чек-лист сиңа ярдәмгә килер.