Логотип Идель
Бу – тема!

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУГА КАДӘР НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ?

Соңгы кыңгырау чәчәкләр, күз яшьләре, рәхмәт сүзләре, шаян һәм моңлы минутлардан тора. Ләкин шушы бәйрәм алдыннан бик күп нәрсә эшләп өлгерергә кирәк: укудан калган бурычларны төгәлләү, дуслар белән хушлашу, мәктәп хатирәләрен йөрәктә саклау... Нишләптер, бу соңгы айларда көннәр кыскара, вакыт  чаба, ә исемлектәге эшләр бетми кебек тоела. Әлеге чек-лист сиңа ярдәмгә килер.

  1. Имтиханнарга әзерлекне тәмамла. Имтиханнарның тест өлешен генә түгел, язма һәм сөйләм өлешен дә кабатлагыз. Соңгы айларда күбрәк «пробниклар» эшләп карап, хаталарыгызны төзәтегез. Тиздән имтихан буласын истә тотып, көндәлек әзерләнү тәртибе ясагыз (мәсәлән, көнгә 1 сәгать математика, 1 сәгать рус теле).
  2. Дәреслекләрне китапханәгә тапшырырга әзерлә. Барлык дәреслекләрне җыеп, тышларын, битләрен карагыз – зыян килгән урыннарны төзәтегез (ябыштырыгыз, язылган урыннарны бетерегез).
  3. Уку йортын сайла. Соңгы кыңгырауга кадәр инде сез кая укырга керәчәгегезне барлап, керәсе уку йортларының ачык ишекләр көненә барып килергә тиеш.
  4. Соңгы кыңгырау өчен сценарий әзерләгез. Һәр чыгарылыш сыйныф вальс биюе башкара. Бу бию өчен күңелегезгә якын булган җырны сайлап, матур бию өйрәнегез. Вальс кына түгел, күңелле флешмоблар да өстәргә була. 
  5. Урамда җиргә акбур белән язып, сыйныфыгыздан истәлек калдырыгыз.
  6. Үзегезгә ошаган кием яисә башка әйбергә сыйныфташларыгыздан һәм укытучыларыгыздан теләкләрен яисә кызыклы сүзләр язып калдырырга сорагыз. Бу мәктәпне тәмамлагач сезгә истәлек булып калачак.
  7. Мәктәптә истәлекле фотолар ясагыз. Мөмкин булса, махсус кызыклы тематикага киенеп фотога төшә аласыз.
  8. Сыйныфыгыз белән бер уку көнен видеога төшерегез. Көнегез ничек үтә, нинди кызыклы вакыйгалар була – сагынып искә алырга кирәге чыгар.

 

Ә хәзер соңгы кыңгырау бәйрәме турында:

  1. Алдан нәрсә киячәгегезне барлагыз. Үзегезгә ошаган һәм уңайлы булган киемне сайларга тырышыгыз.
  2. Чарада озак басып торырга туры киләчәк, шулай ук дусларыгыз белән бәйрәм итәргә китсәгез дә, аяк киеменең нинди булуы бик мөһим, шуңа күрә аяк киемен уйлап сайлагыз.
  3. Укытучыларга бүләк бирәсе булсагыз, аны алдан әзерләп куегыз, соңгы кыңгырау алдыннан гына моңа вакыт таба алмаячаксыз.

Иң мөһиме – бу калган вакытны «эшләп бетерергә тиеш эшләр» өчен калган вакыт итеп кенә санамагыз. Бераз туктап, тирә-ягыгызга күз салыгыз: мәктәп партасы, тактадагы акбур эзе, дустыгызның көлүе... Моның барысы да сезнең гомерлек истәлегегез, аны җылы хатирә буларак сакларга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев