Камилә ГЫЙЛАҖИЕВА автор яңалыклары
-
РИЛТОЛК – КАРЬЕРА ФОРУМЫ
16-17 май көнне Казанның «Урам» паркы бөтен Россиянең амбициоз яшьләре җыелган үзәккә әверелде. Монда «РилТолк» карьера форумы узды – ике көнлек чарада уку, эш һәм үз эшеңне башлау хыялы бер арада очрашты. -
СОҢГЫ КЫҢГЫРАУГА КАДӘР НӘРСӘЛӘР ЭШЛӘП ӨЛГЕРЕРГӘ?
Соңгы кыңгырау чәчәкләр, күз яшьләре, рәхмәт сүзләре, шаян һәм моңлы минутлардан тора. Ләкин шушы бәйрәм алдыннан бик күп нәрсә эшләп өлгерергә кирәк: укудан калган бурычларны төгәлләү, дуслар белән хушлашу, мәктәп хатирәләрен йөрәктә саклау... Нишләптер, бу соңгы айларда көннәр кыскара, вакыт чаба, ә исемлектәге эшләр бетми кебек тоела. Әлеге чек-лист сиңа ярдәмгә килер. -
ИДЕАЛЬ УКЫТУЧЫ НИНДИ БУЛА?
Мәктәптә баланың киләчәге, дөньяга карашы, белемгә омтылышы формалаша. Бу процессның үзәгендә кем тора? Әлбәттә, укытучы. Ул – рухи тәрбияче, юл күрсәтүче, үрнәк шәхес. Кайчакта бер укытучы гомергә истә калса, икенчесе тиз онытыла. Һәр укучыда «идеаль укытучы» образы бар. Кемдер аны белем бирү остасы итеп күз алдына китерсә, икенчесе – игелекле һәм аңлаучан остаз итеп күрә. Укытучылар һәм укучылар бу хакта ни уйлыйлар икән? -
ЯЗГЫ АРЫГАНЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
Көннәр озыная, кояш елмая, табигать уяна башлый. Ләкин шатлык урынына без еш кына хәлсезлек, йокы басу тоябыз. Таныш халәтме? Әгәр дә сез дә яз башында үзегезне шулай хис итсәгез, сез «язгы арыганлык» дигән физиологик күренеш белән очрашкансыз. -
КЫЗЛАР НИНДИ БҮЛӘК ТЕЛИ?
8 март бәйрәме яз, чәчәк бәйләмнәре, җылы сүзләр һәм ял көннәре белән ассоциацияләнә. Бу көнне һава чәчәк исе белән тула. Кызлар үзләре нинди бүләкне идеаль һәм кирәкле дип саныйлар икән? Бу көнне нинди бүләк алырга телиләр? Егетләр фикеренчә идеаль бүләк ул нәрсә? -
«ЕЛАНТАУ» – «АПУШ» ТА ПРЕМЬЕРА!
15, 16 декабрь көнне Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан «Елантау» этно-фэнтези мюзиклы куелды. Премьерада «Апуш»ларның «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләре катнашты. -
ЯҢА ЕЛ КИЧЕНДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ НИШЛИ?
Еш кына Яңа ел иң универсаль бәйрәм булып күренә. Без барыбыз да ялтырап торган чыршылар бизибез, радиодан таныш көйләр тыңлыйбыз һәм охшаш рецептлар буенча ризыклар әзерлибез. Ләкин җентекләп карасаң, чын тылсым шаблон сценарийларда түгел, ә шәхси тәҗрибәдә, бик вак һәм сизелмәс детальләрдән барлыкка килә. Мохитнең кечкенә үзенчәлекләре, якыннарның елмаюы, күңелле хатирәләр – чын бәйрәмнең илаһи асылы шунда. Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь талантлары яңа ел кичәсен ничек үткәрәләр икән? -
АЯЗ ФАЗЛЫЕВ: ДӘРЕС-ТРЕНИРОВКА-ӨЙ
Популяр җырлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның уллары Аяз парлы бию белән шөгыльләнә һәм югары үрләр яулый. Аяз Казан шәһәренең 149 нчы лицеенда 10 нчы сыйныфта укый. Аның белән тормышы, шөгыльләре турында сөйләштек. -
УКУ АТНАСЫ 5 КӨНЛЕК БУЛСА?
ЛДПР Дәүләт Думасы депутатлары мәктәп дәресләре башлануын 9:00гә күчерү һәм уку атнасын биш көнлек итү турында закон проектын тәкъдим иткәннәр иде. Дәүләт Думасы сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов аңлатканча, бу реформа уку һәм өй эшләрен әзерләүгә 10-12 сәгать сарыф иткән укучыларга бераз ял вакытын озынайтуга юнәлдерелгән. Ә укучылар һәм укытучылар ничек карый икән моңа? -
ИҖАТ ЮЛЫ – ТОРМЫШЫНЫҢ ТӨП НУРЫ
3 яшьтән бирле сәхнәдә яшәүче бу кеше өчен иҗат – тормыш агымы. Пермь өлкәсендә туып, сәнгатькә булган мәхәббәтен тормыш агымына әйләндерү өчен Казанга сәнгать институтына укырга килгән һәм алга таба үз тырышлыгы һәм таланты ярдәмендә зур сәхнәгә чыккан шәхес – Валиева (Ахатова) Лия Морисовна. Бүгенге көндә Лия Морис буларак танылган авторбашкаручы белән әңгәмә. -
9 СЫЙНЫФТАН СОҢ НИНДИ АДЫМ ЯСАРГА?
Тугызынчы сыйныфны бетергәннәрне нәрсә көтә? Бер яктан, таныш мәктәп стеналары, ЕГЭ һәм тагын ике ел ата-ана канаты астында яшәү. Икенче яктан — көллият, яңа тормыш һәм зур карарлар. Кемдер иреккә ашкынып, беренче хезмәт хакы турында хыяллана, кемдер шикләнеп: «Беркая да китмәскәме?», «Ә университетка керү теләге?», «Әгәр чыдый алмасам?» дигән сораулар белән икеләнә. -
ИРИНА ВИНЕРДАН БУЛАЧАК ЧЕМПИОННАРГА ОСТАЛЫК ДӘРЕСЕ
2 октябрь Казанда Гимнастика федераль спорт-күнекмәләр үзәгендә нәфис гимнастика тренеры Ирина Винерның осталык дәресе узды. Чарага бөтен Россиядән яшь спортчы кызлар һәм аларның тренерлары җыелды. -
ДИКТОРЛЫК СЕРЛӘРЕ ҺӘМ ЖУРНАЛИСТЛАРГА КИҢӘШЛӘР
Диктор, танылган тележурналист, ТАССРның халык артисты, РФнең атказанган артисты, профессор Хамматова Эльмира Мифтах кызы белән интервью. -
БУЛЛИНГ КИЧЕРГӘН БАЛА НИ КИҢӘШ ИТӘ?
«Без бит шаярабыз гына» дип әйтәләр буллерлар, тик каршы якка беркайчан да кызык түгел. Статистика күрсәткәнчә, мәктәп балаларының яртысыннан артыгы бер тапкыр булса да мондый хәл белән очрашкан. Буллингка дучар булганнарга нишләргә соң? Мондый укучының без үзеннән сорадык.
Белми калма
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН