АЯЗ ФАЗЛЫЕВ: ДӘРЕС-ТРЕНИРОВКА-ӨЙ
Популяр җырлы гаилә Алсу һәм Азат Фазлыевларның уллары Аяз парлы бию белән шөгыльләнә һәм югары үрләр яулый. Аяз Казан шәһәренең 149 нчы лицеенда 10 нчы сыйныфта укый. Аның белән тормышы, шөгыльләре турында сөйләштек.

– Аяз, гадәти көннәрен ничек үтә?
– Минем графигым дүшәмбедән алып шимбәгә кадәр бик тыгыз. Һәр көнем укудан башлана, ә мәктәптән соң мин туры тренировкаларга китәм. Мондый өзлексез марафон миңа буш вакыт калдырмый. Минем бар көннәрем бертөрле уза: дәрес-тренировка-өй.
– Үзеңнең бер ял көнеңне тасвирлый аласыңмы? Синең өчен ял көненең кыйммәтле өлеше нәрсә?
– Ял көнендә шулай ук тын алырга да вакытым юк: репетитор белән шөгыльләнәм, өй эшләре эшлим. Бу гадәти көннәремә охшаган, бары тик аз гына башка форматта уза.
– Синең өчен биюдә күбрәк нәрсә мөһим: җиңүме яисә тамашачыларның хөрмәтеме?
– Әлбәттә, җиңү минем өчен мөһим, ләкин моннан тыш иҗади үсеш тә кирәк. Мин үз прогрессымны күрергә, һәр тренировкадан соң күпмегә булса да үсәргә тырышам.
– Тренировкаларның иң авыр ягы нәрсәдән гыйбарәт: үзеңне эшләргә мәҗбүр итүме яки кирәкле хисләр күрсәтүме?
– Минем өчен иң кыены – тәнемне эшләргә мәҗбүр итү.
– Син тамашачылар алдында еш чыгыш ясый торган кеше. Ә гади унынчы сыйныф укучысы буларак сине нәрсәләр борчый?
– Мин һәрвакыт тыныч һәм салкын канлы булырга тырышам. Бу – минем уңышымның сере.
– Синең өчен кайда уңайлырак: сәхнә дөньясындамы яки яшьтәшләрең арасындамы? Ни өчен?
– Кеше күп булган урын минем өчен бөтенләй туры килми. Мин яшьтәшләрем арасында ачылам. Миңа алар арасында бернинди роль уйнарга кирәкми, мин үзем булып кала алам.
– Әгәр уку йортын карьера өчен түгел, ә үзең теләгән фәннәрне өйрәнү өчен сайларга мөмкинлегең булса, нәрсә өйрәнер идең?
– Миңа архитектура ошый, мөгаен, шуны сайлар идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев