Логотип Идель
Бу – тема!

9 СЫЙНЫФТАН СОҢ НИНДИ АДЫМ ЯСАРГА?

Тугызынчы сыйныфны бетергәннәрне нәрсә көтә? Бер яктан, таныш мәктәп стена­лары, ЕГЭ һәм тагын ике ел ата-ана канаты астында яшәү. Икенче яктан — көллият, яңа тормыш һәм зур карарлар. Кемдер иреккә ашкынып, беренче хезмәт хакы турында хыяллана, кемдер шикләнеп: «Беркая да китмәскәме?», «Ә университетка керү теләге?», «Әгәр чыдый алмасам?» дигән сораулар белән икеләнә.

Элек күпчелек укучылар 11 сыйныфка кадәр укып, университетка кергән. Ләкин шулай ук гел 9 сыйныфтан соң көллияткә китүчеләр дә булган. Ә хәзер 9 сыйныфтан соң китүчеләр күбәя. Рәсми статистика мәгълүматы буенча, алар инде барлык укучыларның яртысыннан күбрәк.

 Мондый карар кылу һәрвакыт авыр була. Шуңа күрә укучылар һәм аларның ата-аналары еш кына үзләренә «Кирәкме соң китәргә?» дигән сорау куя.

9 сыйныфны тәмамлаганнан соң мәктәптән китүнең сәбәпләре төрле булырга мөмкин:

ЕГЭ тапшырырга теләмәү

9-11 сыйныфтагы укучылар имтиханга әзерләнә, ә көллият студентлары һөнәргә өйрәнә башлый.

Белем җитмәү һәм начар билгеләр

Әлеге очракта еш кына укытучылар үзләре үк 9 сыйныфтан соң китәргә киңәш итәләр, чөнки алга таба программалар катлаулана һәм яхшы баллга ЕГЭ бирү авыр диләр алар.

Югары уку йорты дипломына ихтыяҗ кимү

Бүгенге көндә блогерлар, эшмәкәрләр үрнәкләре күп, аларның күбесе югары белемсез уңышка ирешкәннәр. Яшьләр моны күреп бу юлны җиңел дип саныйлар һәм шуны кабатларга омтылалар.

Югары уку йортларында уку кыйммәтлеге

 Барлык балаларның да түләп уку мөмкинлеге юк, ә көллияттә тизрәк һөнәр алып, эшкә керешеп була.

 

9 сыйныфтан соң көллияткә һәм техникумнарга керүнең кимчелекле яклары бар:

Югары йөкләмә: бер ел эчендә 10-11 сыйныф программасын үзләштерергә һәм профильле предметларны өйрәнә башларга кирәк.

Авыр җайлашу: укытучылар сине бала итеп кабуд итмиләр, әгәр эшеңне башкара алмасаң, уку йортыннан куып чыгаралар. Мәктәптәге кебек үк җиңел түгел.

Түбән хезмәт хакы куркынычы: урта белем алган кешеләрнең барысы да югары керемле эш таба алмыйлар.

 

КАРАР КАБУЛ ИТҮ ӨЧЕН ЧЕК-ЛИСТ

1. Эшкә тизрәк керергә телисеңме? Көллият 18-19 яшьтә һөнәр бирә.

2. Классик белем һәм фән белән шөгыльләнергә телисеңме? Мәктәптә кал.

3. Нинди юл буенча китәргә белмисеңме? Профориентация тестларын уз.

 

Автотранспорт көллиятендә укучы Шарапов Ранилдән сораштыру

– Ни өчен көллияткә китәргә булдың?

– Минем тизрәк һөнәр алып, эшкә тотынасым килде. Тагын ике ел дәреслекләр артында утырып, аннары институтта тагын 4-5 ел уку – минем өчен түгел. Тизрәк бәйсезлеккә омтылдым.

Югары белем алырга теләгең юк идеме?

– Әлегә ул турыда уйлаганым юк, башта көллиятне бетереп, тәҗрибә туплыйсым килә. Әгәр алга таба эштә югары белем булуы мәҗбүри тәләпләрнең берсе булса, бу турыда уйлап карармын дип уйлыйм. 

10 сыйныфта калмавыңа үкенмисеңме?

– Чынлыкта, юк. Әлбәттә, кайвакыт мәктәптә калган сыйныфташларыма карыйм да, аларның хәлләре белән кызыксынам. Ләкин үземнең бер ел эчендә нәрсәләргә өйрәнгәнемне күрәм дә, юлымны дөрес сайлаганымны аңлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев