Логотип Идель
Бу – тема!

КЫЗЛАР НИНДИ БҮЛӘК ТЕЛИ?

8 март бәйрәме яз, чәчәк бәйләмнәре, җылы сүзләр һәм ял көннәре белән ассоциацияләнә. Бу көнне һава чәчәк исе белән тула. Кызлар үзләре нинди бүләкне идеаль һәм кирәкле дип саныйлар икән? Бу көнне нинди бүләк алырга телиләр? Егетләр фикеренчә идеаль бүләк ул нәрсә?

Тарихи яктан карасак, бу көн – тигез хокуклар, белем алу, хезмәт кую һәм җәмгыять тормышында актив катнашу мөмкинлеге өчен көрәш көне булган. Бүген 8 Март тигезлек бәйрәме генә түгел, ә хатын-кызның җәмгыятьтәге уникаль ролен тану көне дә. Бу аларга һөнәри уңышлары өчен генә түгел, ә тирә-якка җылылык, матурлык һәм үзенчәлекле мохит тудыра белүләре өчен дә рәхмәт белдерә торган көн.

Хатын-кызга 8 Мартка бүләк сайлау бер яктан бик гади кебек, икенче яктан исә шактый катлаулы. Бер карасаң, кибетләрдә бүләккә алырлык әйберләр бихисап, якын кешене бәйрәм белән котлау да кыенлык тудырмас кебек. Әмма синең бүләгең чын-чынлап шатлык китерсен өчен, аны күңелгә ятышлы итеп сайлау гел җиңел түгел.

Универсаль киңәш гади: бүләк аша хатын-кызның гадәтләрен һәм кызыксынуларын хөрмәт итү мөһим. Кемгәдер уңайлылык һәм эстетика әһәмиятле, кемгәдер – мода һәм заманча трендлар. Аның эштән соң нәрсә белән шөгыльләнүен, ял көннәрен ничек үткәрүен, нәрсәгә кызыксынуын, вишлистына нинди әйберләр өстәвен искә төшерегез. Шул чакта гына бүләк чын күңелдән сөендерәчәк.

 

Минһаҗева Илүзә

Мин 8 март бәйрәмен чын күңелдән көтеп алам! Бу көнне һәр хатын-кыз гүзәллек һәм ярату хисен тоя. Шуңа да аларга бүләк бирү бик мөһим дип саныйм. Мин үзем бүләккә милли көмеш бизәнгечләр, мәсәлән алка, беләзек яисә муенса алырга теләр идем. Шулай ук «уходовая косметика» да бик шәп бүләк дип саныйм. Шул ук вакытта, төрле хуш исле сабыннар, скрабларны яратам. Әлбәттә, бу бәйрәмне чәчкәләрдән башка күз алдына китереп булмый.

Сафина Ильвина

Минемчә, 8 март ул – язның иң матур, якты бәйрәмнәрнең берсе. Хатын-кызларның мөһимлеге, гүзәллеге нәкъ бу көнне кабат искә алына. Минем 8 март бәйрәмем әтием бүләк иткән чәчәкләрдән башлана. Шуңа көне буе шатланып йөрисе генә килә. Аннары көн дәвамында кызлар белән җыелышып бүләкләр алмашынып, күңелле итеп вакыт уздырабыз. Бүләккә нәрсә аласы килә дигән сорауга килгәндә, әлбәттә, лалә чәчәкләрен атар идем. Ул хатын-кыз бәйрәменең символы булып тора. Шулай ул төрле алкалар, беләзекләр, йөзекләр. Һәр кешенең үзенә карата яраткан бүләге була. Минем кызыксынуларыма килгәндә, мин вакытны мавыктыргыч итеп уздырырга яратам. Мәсәлән, ипподромда атларда йөрү, күңел ачу үзәгенә бару, кинотеатрга бару һ.б. Нәкъ шушылар минем өчен ин зур һәм яратып кабул иткән бүләк була ала.

Нәҗметдинов Адель

Минемчә, идеаль бүләк ул – кыйбатлы  түгел, ә күбрәк уйлап эшләнелгән, шәхси булырга тиеш. Бәлки, кызыңның күптәннән теләгән яисә моңа кадәр синнән сораган әйбередер. Әлбәттә, һәр бүләк янына чәчәк кирәк. Якын кешемә идеаль бүләк ул – лалә чәчәге, истәлеккә калырлык йомшак уенчык һәм берәр кибеткә сертификат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев