РИЛТОЛК – КАРЬЕРА ФОРУМЫ
16-17 май көнне Казанның «Урам» паркы бөтен Россиянең амбициоз яшьләре җыелган үзәккә әверелде. Монда «РилТолк» карьера форумы узды – ике көнлек чарада уку, эш һәм үз эшеңне башлау хыялы бер арада очрашты.
Катнашу бушлай, ләкин алдан теркәлергә кирәк иде – теләүчеләр шулкадәр күп иде ки, буш урыннар калмады диярлек. Оештыручылар программаны төрле категориядәге кешеләр өчен кызыклы итеп төзегән: студентлар һәм югары уку йортларын яңа гына тәмамлаучылар өчен, башлангыч эшмәкәрләр өчен, шулай ук һөнәрен үзгәртергә җыенучылар өчен бик файдалы чара булды.
Форумның беренче көне бигрәк тә кызык оештырылган иде. Катнашучылар өч төп юнәлеш белән танышты: информацион технологияләр, эшмәкәрлек һәм маркетинг. Күңелсез лекцияләр урынына тере диалоглар үткәрелде. Һәр кунакның теорияне генә түгел, ә спикерга шәхсән сорау бирергә, элемтәләр алырга һәм гамәли киңәшләр тупларга мөмкинлеге булды.
Спикерларның йолдызлы составы үзе инде күп нәрсә турында сөйли. Әлеге форумда катнашучы төп спикерлар:
Наталья Ракоч – «Vivienne Sabo» һәм «Russian Beauty Guru» брендларына нигез салучы, матурлык һәм бизнес дөньясында чын феномен.
Эдуард Ончуков – «Баклажан» антикафе челтәрен төзүче.
Полина Рудакова – Россиянең иң күренекле маркетологларының берсе.
Айгизә Латыпова – татар этноблогеры. Ул үз үрнәгендә мәдәният һәм социаль челтәрләрнең ничек итеп уңышлы проектның нигезенә әйләндереп булуын күрсәтте.
Һәр спикер үз һөнәренең нечкәлекләре турында гына сөйләп калмады, ә шәхси тәҗрибәсе белән дә уртаклашты. Уңышлар, хаталар һәм көтелмәгән ачышлар турында сөйләде.
Кунакчыллык атмосферасы беренче минутлардан ук сизелде. Теркәлүдә һәр катнашучыны кечкенә, ләкин бик күңелле бүләк көтте: стильле блокнот, чәй җыелмасы һәм истәлеккә брендлы стикерлар. Бейджларны алгач, кунакларны кофе-брейкка чакырдылар. «Skuratov» кафетериясе барысына да бик тәмле кофе һәм печенье әзерләгән иде.
Ләкин форум моның белән генә бетми. Катнашучылар өчен төп программага кадәр оештыручылар командасы кыска гына уеннар үткәрде. Бу күнегүләр берничә минут эчендә иң оялчан кунакларга да танышырга һәм үзләрен зур бер бергәлекнең өлеше итеп хис итәргә ярдәм итте.
Форумның иң кызыклы нокталарының берсе – Вьетнам һәм Шри-Ланкада стажировкалар турында сөйләү. Шарты гади һәм күңелне күтәрә торган иде: ике көн дә активлык күрсәтү. Сораулар бирүчеләр, дискуссияләрдә катнашучылар һәм чын кызыксыну күрсәтүчеләр экзотик илләргә чын профессиональ сәяхәткә очу мөмкинлегенә ия була ала иде.
Оештыручылар игътибарны ничек тотарга һәм энтузиазм өстәргә беләләр. Лекцияләр белән параллель рәвештә мини-ярышлар үтте.
Беренче бәйге: әгәр амбассадор дүрт дустын үзе белән алып килсә, бөтен компания спонсорларның берсе «Додо Пицца»дан зур пицца ала иде. Гади, тәмле һәм яшьләр арасында аралашу өчен бик уңайлы ярыш.
Икенче бәйге: оештыручылар катнашучыларның чатында «Алиса» акыллы колонкасын уйнаттылар. Приз иясе булу өчен форумга дус алып килергә шарт иде. Гади механизм бик нәтиҗәле эшләде — кунаклар саны бик тиз арада үсте.
Оештыручылар батыл оештырдылар: форумның икенче көне бары тик амбассадорларга һәм беренче көнне аеруча активлык күрсәткән катнашучыларга гына ачык иде. Бу форумга кызыклык өстәде һәм икенче көнне кызыксынулар буенча ябык клубка әйләндерде — кейсларны тирәнрәк өйрәнү, шәхси киңәшмәләр һәм спикерлар белән якынрак аралашу өчен. Форум барышында икенче көнгә эләгүнең башка мөмкинлеге дә оештырылды, бүлмәнең түренә урнаштырылган тактага үзеңнең фикерләреңне яза алу мөмкинлеге бар иде. Шул фикерләр арасында оештыручыларга күбрәк ошаган фикернең иясе икенче көнгә билет ота ала иде.
Форумның географиясе чыннан да гаҗәеп булды. «РилТолк»ка Россиянең төрле почмакларыннан — Идел буе шәһәрләреннән алып ерак төбәкләрдән кадәр килделәр.
Ләкин төп нәтиҗә саннарда түгел, кешеләрнең йөзләрендә. Һәр катнашучы, күрше йорттан гына килсә дә, мең чакрым ераклыктан килсә дә, вакытын бик күңелле уздырды. Иң мөһиме: һәр катнашучы яңа танышларга ия булды, борчыган сорауларга җаваплар тапты, үзенә ышаныч өстәде. Ә күпләр, оештыручыларның әйтүенчә, форумда ук үзләренең һөнәр юлын төгәл билгеләп, «кем булырга?» дигән сорау белән түгел, ә беренче адымнарның ачык планы белән кайтып киттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 мая 2026 - 09:41
ТАТАРСТАН ОЛИМПИАДАЛАРДА ҖИҢҮЧЕЛӘР САНЫ БУЕНЧА ЛИДЕРЛАР РӘТЕНДӘ
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
Нет комментариев