ИДЕАЛЬ УКЫТУЧЫ НИНДИ БУЛА?
Мәктәптә баланың киләчәге, дөньяга карашы, белемгә омтылышы формалаша. Бу процессның үзәгендә кем тора? Әлбәттә, укытучы. Ул – рухи тәрбияче, юл күрсәтүче, үрнәк шәхес. Кайчакта бер укытучы гомергә истә калса, икенчесе тиз онытыла. Һәр укучыда «идеаль укытучы» образы бар. Кемдер аны белем бирү остасы итеп күз алдына китерсә, икенчесе – игелекле һәм аңлаучан остаз итеп күрә. Укытучылар һәм укучылар бу хакта ни уйлыйлар икән?
Әңгәмәдәшем – 27нче татар гимназиясе укытучысы Зиятдинова Ләйлә Фәнис кызы. Ул 21 ел мәктәптә эшли, 10 ел дәвамында башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Аның өчен мәктәп – икенче өй, укучылар – үз балалары. Ихлас елмаюыннан ук аның балаларны нык яратуы күренеп тора.
– Ләйлә апа, 10 ел буе башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләү ничек ул? Бу бик авыр түгелме?
– Мин башлангыч сыйныфларны яратам, чөнки бала мәктәпкә килгәндә чиста кәгазь кебек. Аның ничек укыячагы, нинди характер булып формалашуы – барысы да миңа бәйле. Бу зур җаваплылык, шулай ук зур бәхет тә.
– Идеаль укытучы нинди булырга тиеш икәнлеген аңлата аласызмы?
– Беренче алган сыйныфым иде. Яңа укучы килде – Ренат исемле малай. Беренче көннән үк күзем бу малайга төште: куркулы, үз-үзенә ышанычсыз бала иде. Бала дәресләрен әзерләми, дәфтәрләре пычрак, башка укучылар белән бик аралашмый иде. Укытучы булу – дәрес бирү генә түгел. Әгәр мин аңа ярдәм итмәсәм, бала кем булып үсәр, дип уйладым. Ренатны дәресләрдән соң калдырып, аның белән өй эшләрен эшләп, аңламаган сорауларын янәдән карый идек. Башта киреләнә иде, соңыннан үзенә дә ошый башлады. Бер көнне хәтта минем яныма килеп: «Сез мине әни кебек яклыйсыз, рәхмәт сезгә» диде. Шул вакыт мин башлангыч сыйныф укытучысы ул – икенче әни икәнлеген аңладым. Балалар үзләренең шатлыкларын да, кайгыларын да сиңа алып киләләр. Ә син аларны аңлый белергә тиеш. Шуңа күрә, минемчә, идеаль укытучы белемле, толерант, кешелекле булырга, балалар психологиясен аңларга һәм үз эшенә бирелгән булырга тиеш.
Укучылар күзлегеннән карасак, идеаль укытучы нинди икән?
Денмөхәммәтова Әдилә, 149нчы лицей укучысы
– Флюра апа – гаҗәеп математика укытучысы. Ул беркайчан да ачуланмый, безнең хаталарыбызга сабыр карый. «Математиканы белмәү оят түгел, белергә теләмәү оят», – дип әйтә ул. Ни өчен мин аны идеаль укытучы дип саныйм? Чөнки ул һәрберебезнең үзенчәлекләрен күрә. Кемдер акрынрак аңлый – аңа өстәмә дәресләр бирә, кемдер тизрәк – аңа кызыклы мисаллар чишергә тәкъдим итә. Ул шундый атмосфера тудыра ки, хаталар ясарга курыкмыйсың, үз-үзеңә ышанычың барлыкка килә. Флюра апа кебек укытучылар күбрәк булса, мәктәпкә барлык укучы да бик теләп йөрер иде.
Минкашева Мәдинә, 149нчы лицей укучысы
– Минемчә, идеаль укытучы ул барысын да белүче түгел, ә алтынчы дәрестән соң да аны тыңлыйсы килә торган итеп аңлата белүче. Беренчедән, теманы һәм мәгълүматны җиңел бирергә тиеш ул. Дәрестә теманың аңлашылмавын күргәч, аны яңадан шул ук рәвештә кабатламый, ә аңлашылсын өчен башка юллар эзли. Мәсәлән, тормыш мисалында, видео яисә уеннар аша аңлата. Икенчедән, берәр нәрсәне белмәсәң яисә онытсаң кычкырмый, сине башкалар алдында кимсетми һәм шәхси сыйфатларга тими торган укытучы. Һәм өченчедән, әлбәттә, гадел укытучы.
Идеаль укытучы – балаларны аңлаучы, сабыр, белемен даими арттырып торучы һәм иң мөһиме, үз эшен чын күңелдән яратучы кеше. Һәр укучы үзенең идеаль укытучысын очратырга тиеш, чөнки мондый остаз тормышка дөрес юл күрсәтүдә зур роль уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев