«САБАНТУЙ»ДАН ТУКАЙЛЫ МАРАФОН
Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан «Сабантуй» журналы «Тәртип» радиосы белән берлектә «Тукайны укып үсәбез!» марафонын башлап җибәрде. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле cөйләүче балалар Казанда «ТАТМЕДИА» бинасында җыелды.
Көн дәвамында Габдулла Тукай шигырьләре «Балачак» студиясендә яңгырап торды. Ә иң оста сөйләүчеләр шигырьләрен «Тәртип» радиосында яздырды, алар радиода яңгыраячак.
Моннан тыш, кунакка килгән укучылар өчен бу көнне махсус программа әзерләнгән иде. Балалар Г. Тукай шигырьләрен сөйләп, аның тормышы һәм иҗаты белән якыннан танышу максатыннан төрле чараларда катнашты.
Татарстан китап нәшрияты балалар әдәбияты бүлеге мөдире Айсылу Галиева белән очрашуда алар Тукай китаплары буйлап сәяхәт итте.
Аннары катнашучылар язучы, шагыйрь, журналист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ләбиб Лерон белән очрашты.
«Тукай мирасы – музейларда» дип исемләнгән очрашуда Г.Тукай әдәби музее хезмәткәрләре бар иде.
Азакта балалар «Балама» остаханәсеннән куен дәфтәре ясау буенча мастер-класста булды.
«Татмедиа» бинасының 1 катында «Тукайны укып үсәбез!» марафонын тантаналы ачылышы булды. Марафонга беренчеләрдән булып «Татмедиа»да эшләүче журналистларның балалары кушылды. Алар Г.Тукай шигырьләрен сөйләде. Ә шагыйрьнең туган ягы Арчадан аның якташлары – Арча музыка мәктәбе филиалына йөрүче баянчы һәм курайчыларыннан музыкаль cәлам яңгыратты. Алар чарага бәйрәм рухын өстәп җибәрде. Татар шагыйре Г. Тукай иҗаты яшь каләм чарлаучы укучыларга да илһам бирә. Арчадан яшь шагыйрь Ильяс Сабиров үзе язган шигырен бүләк итте. Бәйрәм бик күп бәйгеләрдә җиңү яулаган талантлы Рөстәм Хөсәенов башкаруында «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Башка милләттәшләребез марафонга онлайн форматта да кушыла алачак. Ул «Сабантуй» журналының социаль челтәрләрендә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев