27 апрель 2026 яңалыклары
-
ИДЕАЛЬ УКЫТУЧЫ НИНДИ БУЛА?
Мәктәптә баланың киләчәге, дөньяга карашы, белемгә омтылышы формалаша. Бу процессның үзәгендә кем тора? Әлбәттә, укытучы. Ул – рухи тәрбияче, юл күрсәтүче, үрнәк шәхес. Кайчакта бер укытучы гомергә истә калса, икенчесе тиз онытыла. Һәр укучыда «идеаль укытучы» образы бар. Кемдер аны белем бирү остасы итеп күз алдына китерсә, икенчесе – игелекле һәм аңлаучан остаз итеп күрә. Укытучылар һәм укучылар бу хакта ни уйлыйлар икән? -
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Казань шәһәрендә бүгенге көндә 1 977 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында 116 сугышта катнашучы, 1 202 тыл хезмәтчесе һәм 659 сугышта катнашучының тол хатыннары бар. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте, дип яза Татар-информ.