УКУ АТНАСЫ 5 КӨНЛЕК БУЛСА?
ЛДПР Дәүләт Думасы депутатлары мәктәп дәресләре башлануын 9:00гә күчерү һәм уку атнасын биш көнлек итү турында закон проектын тәкъдим иткәннәр иде. Дәүләт Думасы сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов аңлатканча, бу реформа уку һәм өй эшләрен әзерләүгә 10-12 сәгать сарыф иткән укучыларга бераз ял вакытын озынайтуга юнәлдерелгән. Ә укучылар һәм укытучылар ничек карый икән моңа?
Күп кенә мәктәпләрдә шимбә көнне уку – гадәти күренеш. Ләкин биш көнлек уку атнасына күчү мәсьәләсе әти-әниләр, укытучылар һәм укучылар арасында кискен бәхәсләр уята. Бу балалар сәламәтлеген саклау өчен рациональ чарамы, яки йөкләмәне арттыруга китерә торган системаны гадиләштерү генәме? Ә укучылар һәм укытучылар үзләре бу турыда нәрсә дип уйлыйлар икән?
Казанның 149 лицееның 10нчы сыйныф укучысы Денмөхәммәтова Әдилә:
– Минемчә, бу мәктәп укучылары өчен кабул ителә ала торган иң яхшы карарларның берсе. Аеруча минем кебек югары сыйныф укучылары өчен. Олылар без укучыларның бер генә бурыч, ул да булса уку дип уйлыйлар. Ләкин бу алай түгел. Моннан тыш ЕГЭга әзерләнү, өстәмә дәресләргә йөрү, репетитор белән шөгыльләнүләр бар. Ә алты көнлек уку атнасы шартларында моның өчен вакыт гел җитми. Ә биш көнлек уку атнасы белән бер тулы ял көне булыр иде. Ул ял көне бары тик йокы туйдыру һәм өй эше эшләү өчен түгел, ә чын күңел ачу ялы булыр иде. Әлбәттә, моның белән йөкләнеш, бирелгән эшләр юкка чыкмый. Бәлки, дәресләр саны да күбәергә мөмкиндер, ләкин мин моңа әзер.
Казанның 149нчы лицееның 10нчы сыйныф укучысы Минкашева Мәдинә:
– Дөресен әйткәндә, бу мәсьәлә миндә шик тудыра. Бер яктан, мин бүтән сыйныфташларым кебек, ял көне булуына бик сөенер идем. Икенче яктан, безгә бу ял көне нинди авырлыклар китерәчәген дә мин яхшы аңлыйм. Моңа кадәр вакыт җитмәгән әйберләрне эшләргә мөмкинлек булачак. Әти-әнигә ярдәм итәргә, музей, кинога барырга яки иртәгәге дәресләр турында уйламыйча өйдә ял итәргә була. Әмма бу үзгәреш аркасында көн саен 6 түгел, 7-8 дәрес укырга туры киләчәк. 8 дәрестән соң мәктәптән тәмам арып беткән хәлдә кайтасың, өй эшен әзерләргә, ЕГЭга әзерләнергә һәм башка шөгыльләргә, гомумән, вакыт калмый. Биш көнлек уку атнасы идеясы әйбәт тә, ләкин гомуми йөкләмәне, бирелгән өй эшләрен аңлы рәвештә киметү булмаган очракта, моның мәгънәсе юк. Уку көнен ялга әйләндереп, без калган 5 көнне катлаулырак итәбез.
Казанның 27нче гимназиясендә башлангыч сыйныф укытучысы Гыйлаҗиева Альбина Николай кызы:
– Мин биш көнлек эш атнасына каршы түгел. Мин аның формаль, «механик» кертелүенә каршы. Күчү бары тик графикны үзгәртү генә түгел, ә укыту программаларын җитди рәвештә яңадан карау һәм оптимизацияләү өчен сәбәп булырга тиеш. Артык әйберләрне бетерергә, өй эшләренең күләмнәрен яңадан карарга, укытучыларга планны үзгәртүгә мөмкинлек бирергә кирәк. Боларсыз без, кызганыч, балаларның сәламәтлеген һәм материалны сыйфатлы үзләштерүен өстәмә ял көненә алыштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев