Логотип Идель
Белми калма

«ЕЛАНТАУ» – «АПУШ» ТА ПРЕМЬЕРА!

15, 16 декабрь көнне Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Апуш» татар балалар театр студиясе тарафыннан «Елантау» этно-фэнтези мюзиклы куелды. Премьерада «Апуш»ларның «Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче шәкертләре катнашты.

Пьесаның авторы – язучы Резедә Гобәева. Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы Алия Фәйзрахманова. Спектакльнең төп геройлары – Зөлкарнәй һәм аның сеңлесе Зөһрә.

Геройлар үзара әйберләрне бүлешә алмыйча еш талашалар һәм Зөлкарнәй сеңлесен кара бүлмәгә бикләп куя. Әмма Зөһрә бүлмәдән югалган була. Менә шушы мизгелдән төп вакыйгалар башлана. Зөлкарнәй сихри дөньяга, Җир астына эләгә һәм Зөһрәнең Шаһмара исемле еланда тоткынлыкта булуын белеп, аны коткарырга юлга чыга. Зөлкарнәйгә төрле сынаулар, авырлыклар белән очрашырга туры килә. Шомлы, серле, хикмәтле бу дөнья аның холык-фигыле турында уйланырга, элеккеге фикерләреннән кире кайтырга мәҗбүр итә. Беренче сынавы –  Сәмруг кошы оясы янында була. Анда яшәүче хайваннар әйтүенчә, моннан чыгуның бердәнбер юлы – ояны бәреп төшерү. Зөлкарнәй ышанып, моны эшли. Хайваннар тарафыннан бер баланың үтерелүенә дә шаһит була, икенчесен исә үзе коткарып кала һәм Сәмруг коштан бүләк ала. Алга таба су ияләре һәм тау сынавына дучар була. Тулаем көче һәм ышынычы беткәч Сәмруг биргән бүләкләрне куллана һәм шунда ук ярдәмгә кош үзе килә. Бу вакытта  ялганнар ачыла, юлдаш Кәрлүшләр дә чын сәбәпләрен әйтәләр. Шаһмара елан белән очрашырга киләләр. Елантауга балалар үзләренең дәрт-хисләрен ачырга килгәннәре ачыла, алар үзләрен борчый торган әйберләрне тауга менеп кычкыралар икән, шуларны ишетеп Шаһмара аларны үзене алып китә. Зөлкарнәй Шаһмара белән сөйләшеп, аның чыннан да яхшы кеше булуын аңлый. Шаһмара исә үзенең әлеге тауга килеп эләккән тарихын сөйли. Ахырдан  Зөһрә азат ителә, ә Шаһмара үзе дә чын дөньяга кайта.

Әлеге мюзикылда балалар һәм яшьүсмерләр кичерә торган төрле проблемалар күтәрелә: дуслык, әти-әни белән мөнәсәбәт, дуслар белән аралашу. Спектакльне караган вакытта тамашачыларның эчке дөньясы ачыла, күпләргә әлеге проблемаларны үзләре аша үткәрергә мөмкинлек туа, шуңа күрә ул яшь тамашачылар өчен генә түгел, ә олылар өчен дә файдалы тамаша.

Сюжеттагы моментлар күңелне җылыта, көлдерә һәм кайвакыт елата да. Мюзикл заманча алымнар белән башкарылган: русча сүзләр әйтелә, нәкъ бүгенге көн яшьүсмерләре сөйләме күрсәтелә. Кайбер диалогларда инглиз яисә рус сүзләре әйтелгәндә геройлар табличка күтәреп, сүзләрнең тәрҗемәсен әйтәләр – бу кызык элементлар тамашачыны көлдерә. Барлык күренешләр бию һәм җырлар белән баетылган.

«Елантау» тарихы нигезенә алынучы геройларның бай җыелмасы – уңае да, тискәресе дә – балалар өчен күңел көзгесенә әверелә. Бала, әлеге геройлар аша, күңел ачып кына калмый, ә яхшылык һәм яманлыкны танырга, үз гамәлләренең нәтиҗәләрен күрергә, геройларның кайгысын уртаклашырга өйрәнә.

Бу – бик уңышлы, сихри дөньяга батырга теләгән һәркемгә тәкъдим ителә торган спектакль. Әгәр сез геройлар йөргән серле дөньяга чумарга теләсәгез, «Елантау»га барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев