Логотип Идель
Белми калма

ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР

Татарстан мәктәп укучыларын һәм көллият студентларын «ТАССта медиасыйныф 5.0» конкурсында катнашырга чакыралар. «НЬЮМ ТАСС» яшүсмерләр медиапроекты бишенче Бөтенроссия конкурсы башлануы турында игълан итте.

Медиасыйныфта биш юнәлеш каралган: операторлык эше, сценарий осталыгы, кадрда эшләү, монтаж һәм график дизайн, шулай ук рәссамнар юнәлеше.

Конкурста җиңүчеләр мәгълүмат агентлыгы белгечләреннән белем алачак, үз материалларын әзерләячәк һәм аларны агентлык мәйданчыкларында, шулай ук ТАСС бинасының медиаэкраннарында автор исемен һәм төбәген күрсәтеп бастыру мөмкинлегенә ия булачак.

Проект мәктәп укучыларына һәм студентларга һөнәри портфолио булдырырга, медиа өлкәсендә кирәкле күнекмәләрне үстерергә ярдәм итә. 2019 елда Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән старт алган белем бирү программасы кысаларында төрле төбәкләрдән килгән яшүсмерләр катнашында инде 200дән артык интервью уздырылган. Алар арасында Дмитрий Песков, Сергей Лавров, Дмитрий Медведев, Марат Хөснуллин, Сергей Безруков һәм башка танылган шәхесләр белән очрашулар да бар.

Гаризалар 10 сентябрьгә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу бушлай.

Нәтиҗәләр 5 октябрьдә игълан ителәчәк.

Катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «НЬЮМ ТАСС» сәхифәсендә белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев