ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
Узган уку елында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы эре IT-компанияләр белән берлектә республика мәктәпләрендә цифрлы грамоталылык буенча 38 дәрес үткәргән. Бөтенроссия проектлары — «Урок цифры» һәм «Цифровой ликбез» — «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты ярдәмендә узган һәм 2 мең баланы колачлаган.
«Узган уку елы дәвамында без компанияләр белән зур эш башкардык: республикада балаларның цифрлы грамоталылыгын үстерүгә багышланган барлыгы 38 дәрес үткәрелде. Дәресләр укучылар һәм укытучылар тарафыннан югары бәяләнде. Очрашуларда балалар мошенникларның хәйләләрен танырга, нейрочелтәрләрне файдалы ярдәмчегә әйләндерергә, мессенджерларда куркынычсыз аралашырга һәм башка күп кенә мөһим күнекмәләргә өйрәнде», — дип сөйләде Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.
«Урок цифры» проекты кысаларында 13 ачык дәрес мәктәпләрнең актлар залларында узган. Һәр дәрескә якынча 150 тыңлаучы җыелган, ә гомумән алганда, аларда 1,5 меңләп яшүсмер катнашкан. Спикерлар булып Россиянең әйдәп баручы IT-компанияләре белгечләре чыгыш ясаган. Алар укучылар белән реаль кейсларны тикшергән һәм киләчәк һөнәрләре турында сөйләгән.
Школьниклар түбәндәге темалар белән танышкан:
«ИИ-агентлар» — «Сбербанк» компаниясеннән.
«Видеоплатформа» — VK компаниясеннән.
«Эш чатта: нейрочелтәрләр эволюциясе һәм цифрлы куркынычсызлык» — «Яндекс» компаниясеннән.
«Галәмдә киберкуркынычсызлык» — «Лаборатория Касперского» компаниясеннән.
«Мәгълүматларны анализлау: алгоритмнар һәркемгә кирәклесен табарга ничек ярдәм итә» — «Авито» компаниясеннән.
«Квантларда ничек код язарга» — «Росатом» компаниясеннән.
«Урок цифры» — Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» автоном коммерцияле булмаган оешмасы проекты. Ул яшүсмерләргә файдалы цифрлы күнекмәләр алырга һәм IT-һөнәрләр белән танышырга ярдәм итә.
«Цифровой ликбез» проекты дәресләре аерым сыйныфларда, 25–30 кешелек төркемнәрдә узган. Мондый форматта һәр укучы үз соравын бирә һәм шәхси тәҗрибәсен тикшерә алган. Татарстанда барлыгы 25 интерактив дәрес һәм мастер-класс үткәрелгән, аларда 500дән артык бала катнашкан.
Дәресләр балалар интернетта очратырга мөмкин булган реаль куркынычларга багышланган. Укучылар түбәндәге темаларны өйрәнгән:
«Цифрлы ялганнар: дипфейкларны ничек танырга» — «Яндекс» компаниясеннән.
«Цифрлы гадәтләр дөньяны ничек үзгәртә» — «Контур» компаниясеннән.
«Сәяхәт өчен торакны ничек куркынычсыз броньларга. Хәйриячелек: ничек имин ярдәм итәргә» — «Авито» компаниясеннән.
«Намус белән укы. Акыллы файда. Дропперлык: ул нәрсә һәм ни өчен куркыныч» — «Сбербанк» компаниясеннән.
«Мессенджерларда куркынычсыз аралашу» — VK компаниясеннән.
«Цифрлы куркынычсызлык буенча зарарлы киңәшләр. Цифрлы дөньяда йорт хайванын яклау» — «Лаборатория Касперского» компаниясеннән.
«Шикле шалтыратулар» — «Ростелеком» компаниясеннән.
«Цифровой ликбез» — балалар һәм өлкәннәр өчен цифрлы грамоталылыкны арттыруга юнәлдерелгән бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты. Аның оештыручылары — Россия Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы һәм «Цифрлы икътисад» автоном коммерцияле булмаган оешмасы. Программага өйрәтү мультфильмнары сериясе һәм педагоглар өчен методик материаллар керә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
-
9 июня 2026 - 10:31
ТАТАРСТАНДА БӨТЕНРОССИЯ ПРОЕКТЛАРЫ БУЕНЧА 38 ДӘРЕС ҮТКӘРЕЛГӘН: АЛАР 2 МЕҢ УКУЧЫНЫ КОЛАЧЛАГАН
-
8 июня 2026 - 14:11
ТАТАРСТАН УКУЧЫЛАРЫН «ТАССТА МЕДИАСЫЙНЫФ 5.0» КОНКУРСЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев