«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
XXX Республикакүләм яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале «Алтын каләм – Золотое перо»га гаризалар кабул итү 12 июньгә кадәр озайтылды.
Әгәр син журналистика, фотография, видеотөшерү, SMM, дизайн, реклама белән кызыксынасың яки студентлар медиасын үстерәсең икән — бу үзеңне күрсәтү һәм яңа тәҗрибә туплау өчен менә дигән мөмкинлек.
Катнашучыларны көтә:
🔸 конкурс сынаулары;
🔸 белем бирү программасы;
🔸 медиа өлкәсе экспертлары белән эшләү;
🔸 яңа танышулар һәм һөнәри мөмкинлекләр.
Фестиваль инде 30 ел үткәрелә һәм ел саен Татарстанның төрле районнарыннан сәләтле яшьләрне берләштерә.
📌 Гариза бирергә һәм тулырак мәгълүмат алырга фестивальнең рәсми берләшмәсендә мөмкин: vk.com/zolotoepero2025
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
23 октября 2026 - 11:57
КАЗАНДА «ПРОФИЛАРТ» ТЕАТР БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЯЧАКЛАР
-
23 октября 2026 - 10:52
ТӘРТИП ӨЧЕН «ИКЕЛЕ» КУЙСАЛАР, МӘКТӘП ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕ ЧАКЫРАЧАК
-
22 октября 2026 - 08:01
ЛАЗЕРТАГ РӘСМИ СПОРТ ТӨРЕ БУЛЫП ТАНЫЛДЫ
-
21 октября 2026 - 11:13
КОФЕИНЛЫ ЭЧЕМЛЕКЛӘР БАЛАЛАРНЫҢ ЙОКЫСЫНА ҺӘМ КӘЕФЕНӘ ЙОГЫНТЫ ЯСАРГА МӨМКИН
Нет комментариев