ЯЗГЫ АРЫГАНЛЫКНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?
Көннәр озыная, кояш елмая, табигать уяна башлый. Ләкин шатлык урынына без еш кына хәлсезлек, йокы басу тоябыз. Таныш халәтме? Әгәр дә сез дә яз башында үзегезне шулай хис итсәгез, сез «язгы арыганлык» дигән физиологик күренеш белән очрашкансыз.
Язгы авитаминоз турында миф
Бу халәтне еш кына авитаминозга сылтыйлар. Кыш көне без барлык файдалы матдәләрне кулланганбыз, диләр. Бу өлешчә генә дөрес фикер. Чынлыкта язгы арыганлыкның сәбәбе җитдиерәк.
Төп сәбәбе – безнең эчке биологик сәгатьләребез. Кышын безнең организм экономия режимында эшли: кыска көн булгач организм мелатонинны (йокы гормоны) күбрәк җитештерергә команда бирә. Яз килү белән көн озынлыгы кискен арта. Организмга бу үзгәреш авыр бирелә .
Бу факторларга тагын берничә сәбәп өстәлә:
1. Атмосфера басымының уйнавы. Март һәм апрель айларында һава торышы нык үзгәрә. Кар аву кояшлы көннәр белән алышына. Безнең кан тамырлары тонусы бу үзгәрешләргә ияләнергә җитешми, моннан басым үзгәрү һәм баш авыртулары килеп чыга.
2. Кислород җитмәү. Кышын без урамда сирәгрәк йөрибез, аз хәрәкәтләнәбез. Тукымалар кислород аз булган режимда эшләргә күнеккән. Язын без күбрәк йөри башлагач, баш миенә кислород дәрәҗәсенә күнегү өчен вакыт кирәк.
3. Гормональ үзгәреш. Көн озынаю серотонин («бәхет гормоны») һәм тестостерон җитештерүгә тәэсир итә. Гормоннар дәрәҗәсенең кискен үзгәрүе борчылу, кәеф тирбәлеше һәм йокысызлык китереп чыгарырга мөмкин.
Сездә язгы арыганлык бармы, әллә салкын тию башланамы?
Түбәндәге билгеләргә игътибар итегез:
- Иртән йокыдан торуга үзегезне арган итеп хис итәсез
- Эштә игътибар туплау авыр
- Кышын сезне борчымаган нәрсәләр ярсыта башлый
- Көндез йокыгыз килә, ә төнлә йоклап китә алмыйсыз, тынгысыз йоклыйсыз
- Зыянлы, майлы яки бик татлы ашамлыкларга тарта (организм тиз энергия чыганаклары эзли)
Әгәр температура, ютәл яки башка салкын тию билгеләре булмаса, һәм бу халәт берничә атна дәвам итсә – бу, күрәсең, язгы арыганлык.
БЕРНИЧӘ КИҢӘШ
1. Кофе белән күңел күтәрергә тырышмагыз
Бу – иң популяр, ләкин иң зыянлы әйбер. Кофе кыска вакытлы гына активлык бирә. Иртәнге кофены лимонлы яшел чәй яки җылы су белән алыштырыгыз. Алар ашкайнатуны эшләтеп җибәрә.
2. Яктылыкта булыгыз.
Организмга көн башлану турында сигнал кирәк. Уянгач, пәрдәләрне ачыгыз яки махсус көндезге яктылык лампалары кулланыгыз. Иртән 20-30 минут мондый яктылык астында булу мелатонин җитештерүне рәткә китерергә ярдәм итә.
3. Фанатиксыз хәрәкәт
Күбрәк җәяү йөрегез, тик хәл булмаганда йөгерергә кирәкми. Саф һавада уртача темпта йөрү (бигрәк тәкөндез) – гипоксиягә иң яхшы дару.
4. Сәламәт йокы режимы
Йокы режимы бик мөһим. Бер үк вакытта йокларга ятыгыз. Йокыга кадәр бер сәгать алдан телефонны кулыгызга алмагыз – экранның зәңгәр яктысы мелатонин җитештерүгә комачаулый.
5. Витаминнар эчегез
Табиб белән киңәшкәннән соң, D витаминына (күпчелек кешеләрдә кыштан соң ул бетә), магнийга (ярсыуны киметә) һәм В төркеме витаминнарына игътибар итегез.
Язгы арыганлык ул авыру түгел, ә кышкы «йокы режимыннан» актив җәйге чорга күчү этабы. Март һәм апрель айларында үзегезгә сакчыл карагыз. Организмнан күп көч таләп итмәгез, аңа уянырга вакыт бирегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 марта 2026 - 10:38
«КАДРЛАР РЕЗЕРВЫ» ПРОЕКТЫ: ТАТАРСТАНДА ЯШЬЛӘР ЛИДЕРЛАРЫН ЭЗЛИЛӘР
-
13 марта 2026 - 10:29
21 ЯШЬКӘ КАДӘР ФАСТФУД САТУНЫ ТЫЮ ТӘКЪДИМ ИТЕЛӘ
-
12 марта 2026 - 09:29
«БИЮ»: КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ДИДЖЕЙ-СЕТЛАР ЯЗДЫРАЧАК
-
11 марта 2026 - 11:24
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ МИНИСТРЛЫГЫ ФЕДЕРАЛЬ ГРАНТЛАР ТУРЫНДА ТУРЫ ЭФИР УЗДЫРА
Нет комментариев