БУЛЛИНГ КИЧЕРГӘН БАЛА НИ КИҢӘШ ИТӘ?
«Без бит шаярабыз гына» дип әйтәләр буллерлар, тик каршы якка беркайчан да кызык түгел. Статистика күрсәткәнчә, мәктәп балаларының яртысыннан артыгы бер тапкыр булса да мондый хәл белән очрашкан. Буллингка дучар булганнарга нишләргә соң? Мондый укучының без үзеннән сорадык.
Буллинг – балалар һәм үсмерләр арасында таралып килүче җитди проблема. Ул физик, эмоциональ, телдән һәм хәтта электрон формада да була ала. Буллинг баланың үз-үзенә ышанычын какшата. Укуга тискәре йогынты ясый һәм психологик проблемаларга китереп чыгара.
Буллинг белән көрәшүнең төп юллары:
- Буллингны танып белү
Ул еш кына күзгә күренми торган проблема булып тора. Балалар оялу яки курку сәбәпле, әти-әниләре белән бүлешмиләр. Әти-әниләр баланың кинәт үзгәргән сыйфатларына (үз эчеңә бикләнү, укуы начараюы, йокы проблемалары) игътибар итү бик мөһим. Бу билгеләр балагызның буллингка дучар булуының күрсәткече булырга мөмкин.
- Аралашуны ныгыту
Балагыз белән ачыктан-ачык сөйләшү – буллинг белән көрәшүнең төп адымнарыннан берсе. Аны хөкем итмичә тыңлап, хисләрен аңларга тырышырга кирәк. «Сиңа ничек ярдәм итим?» яки «Бу хәл сине нигә борчый?» дигән сораулар ярдәмендә, балагызның хисләрен белегез.
- Балагызга ярдәм күрсәтегез
Буллингка дучар булган балалар үзләрен ялгыз тоймаска тиеш. Гел аларның ягында торуыгызны сиздерү – үз-үзенә ышанычын кире кайтарудагы төп адым.
- Белгеч ярдәме алыгыз
Кайбер очракларда, буллинг белән көрәшүгә баланың үз көче генә җитми. Шәхси терапия, үз-үзенә ышанычны арттыру буенча дәресләр һәм әти-әниләргә киңәшләр ярдәмендә гаиләгә бу проблеманы чишәргә ярдәм итәргә мөмкин.
- Мәктәп белән хезмәттәшлек итегез
Буллингны булдырмауны мәктәп көйләргә тиеш. Балагызның кичергән проблемасын укытучыларга әйтегез. Шулай ук, мәктәптә буллингка каршы тору программаларын эшләүне таләп итегез.
- Балагызны көчле итeгез
Балага көчле якларын искә төшерү, яңа хоббилар табуда ярдәм күрсәтү һәм иҗтимагый сәләтләрен үстерү – буллингның тискәре йогынтысын киметергә ярдәм итәчәк.
Буллинг кичергән укучыдан сораштыру (исемен күрсәтмәүне сорады).
– Сиңа карата буллинг булдымы?
– Узган уку елында классташларым миннән даими рәвештә көлеп һәм хурлап тордылар. Минем кыяфәтемне, киемемне тәнкыйтьләделәр, социаль челтәрләрдә мине рәнҗетә торган сүзләр яздылар. Башта: «Үтәр әле, бу вакытлыча гынадыр», дип уйладым. Ләкин хәл тагын да катлауланды. Үземне бик ялгыз, кирәксез кеше итеп тоя башладым.
– Син моңа ничек түздең?
– Миңа берничә әйбер ярдәм итте, ләкин иң мөһиме – сүзсез калмаска кирәк. Мин олыларга сөйләдем. Бу минем өчен иң авыр, әмма иң мөһим адым булды – әти-әниемә һәм мәктәп психологына әйттем. Башта оялдым һәм үземне гаепле итеп тойдым. Олылар проблемага җитди карадылар, класс җитәкчесе белән сөйләштеләр һәм ситуацияне мәктәп дәрәҗәсендә хәл итәргә керештеләр. Үземне гаепләүдән туктадым. Психолог ярдәмендә аңладым: проблема миндә түгел, ә миңа начар мөнәсәбәттә булучыларда. Алар минем кимчелекләрне түгел, үз проблемаларын күрсәтә. Үземә ошаган әйберләр белән шөгыльләнә башладым: йөзүгә язылдым, анда яңа дуслар таптым. Бу үз-үземә ышанычымны арттырды һәм буш сүзләргә карата битарафлыкка өйрәтте.
– Шундый ук хәлгә эләккән кешеләргә нинди киңәш бирә аласың?
– Сүзсез калмаска! Бу иң мөһиме. Әти-әниеңә, абыеңа, укытучыга яки психологка сөйлә хәлеңне. Ярдәм сорау – батырлык билгесе. Син һичкайчан гаепле түгелсең. Беркем дә начар мөнәсәбәткә лаек түгел. Кыяфәтең, укуың, кызыксынуларың – буллинг сәбәбе була алмый. Психологка мөрәҗәгать ит. Курыкма, психолог – күңел табибы, ул стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Мин аңлаган иң төп нәрсә: бу хәл иртәме-соңмы бетәчәк. Мәктәп – тормышның бер өлеше генә, һәм дөньяда яхшы кешеләр күп.
Казан шәһәренең 73 гомуми урта белем бирү мәктәбенең психологы, Каратаева М.В
Соңгы вакытта буллинг белән ешрак очрашырга туры килә. Бу балаларда иң киң таралыш алган проблемаларның берсе. Нигездә, буллингка карата җавап реакциясе агрессия була. Әмма балаларның үз-үзләренә бикләнә торган очраклары да еш очрый торган хәл. Еш кына балалар шулай ук «мин – корбан» позициясенә күчәләр. Үзләрен көчсез зат итеп күрәләр. Мондый очракларда минем киңәшем – ата-аналар,укытучылар, мәктәп психологлары белән уртаклашырга курыкмаска. Шулай ук кимсетүчеләргә каршы реакцияңне үзгәртү яхшы нәтиҗәгә китерә. Буллинг ясаучылар корбаннан эмоцияле җавап, курку, ачу көтәләр. Аларга шушы реакцияне бирмәскә кирәк.
Әгәр дә сезне интернетта мыскыл итәләр икән, барысын да документлаштырыгыз. Мыскыл итү фактын исбатлау өчен скриншотлар ясагыз. Җавап бирмәгез, чөнки бу хәлне катлауландырырга мөмкин. Моның урынына кешене «кара список»ка кертегез һәм бу хәл турында әти-әниләргә хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
16 сентября 2025 - 13:43
«КРОСС НАЦИИ»ДА ЙӨГЕРӘБЕЗМЕ?
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
Нет комментариев