Логотип Идель
Бу – тема!

ИРИНА ВИНЕРДАН БУЛАЧАК ЧЕМПИОННАРГА ОСТАЛЫК ДӘРЕСЕ

2 октябрь Казанда Гимнастика федераль спорт-күнекмәләр үзәгендә нәфис гимнастика тренеры Ирина Винерның осталык дәресе узды. Чарага бөтен Россиядән яшь спортчы кызлар һәм аларның тренерлары җыелды.

2001 елдан нәфис гимнастика буенча Россия җыелма командасын җитәкчелек иткән Ирина Винер катнашучылар белән нәфис гимнастика серләре белән уртаклашты, яшь кызларны яңа үрләргә омтылырга рухландырды.

 Программаның иң кызыклы өлеше – Россия җыелма командасының хореографы Вадим Зозуля җитәкчелегендә үткәрелгән станок янында башкарылган күнегүләр. Монда Ирина Винер гади киңәшләр бирү белән генә чикләнмәде. Ул зал буйлап йөреп, гимнаст кызларның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, төзәтеп йөрде. Яшь спортчы кызларга гамәлдәге чемпионкалар да кушылды һәм Анна Попова үзенең матур чыгышын күрсәтте.

Ирина Винер нәфис гимнастикада образның әһәмиятен ассызыклап торды. Тренировка вакытында ул музыканы арттырырга кушып, балаларны ирекле биюгә һәм предметлар белән импровизацияләүгә өндәде, бу аларны бераз җанландырып, күнегүләр вакытында үз-үзләрен иркенрәк тотарга ярдәм итте.

Чара ахырында барлык катнашучылар гимнастика йолдызлары белән аралашу, автографлар алу һәм истәлекле фотолар ясау бәхетенә ия булдылар.

Мондый җанлы очрашу яшь спортчыларга онытылмаслык тәэсир калдырды һәм киләчәктә яңа үрләр яулау өчен зур өмет бирде.

Фотолар: Гимнастика федераль спорт-күнекмәләр үзәгенең пресс службасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев