Логотип Идель
Бу – тема!

ЯҢА ЕЛ КИЧЕНДӘ КАМАЛ ТЕАТРЫ АРТИСТЛАРЫ НИШЛИ?

Еш кына Яңа ел иң универсаль бәйрәм булып күренә. Без барыбыз да  ялтырап торган чыршылар бизибез, радиодан таныш көйләр тыңлыйбыз һәм охшаш рецептлар буенча ризыклар әзерлибез. Ләкин җентекләп карасаң, чын тылсым шаблон сценарийларда түгел, ә шәхси тәҗрибәдә, бик вак һәм сизелмәс детальләрдән барлыкка килә. Мохитнең кечкенә үзенчәлекләре, якыннарның елмаюы, күңелле хатирәләр – чын бәйрәмнең илаһи асылы шунда. Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яшь талантлары яңа ел кичәсен ничек үткәрәләр икән?

Яңа ел кичәсе бары тик календарьдагы бер санның алмашынуы гына түгел. Бу – үзенчәлекле вакыт, һава мандарин исе һәм хисләр белән тула, шәһәр төрле төстәге гирлянда утлары белән балкый, ә йөрәкләрдә ниндидер җылы һәм балаларча могҗизага ышану уяна. Безнең һәрберебез өчен бу бәйрәм үзенчәлекле: берәүләр якыннары белән шау-шулы табын артында, икенчеләр камин янында китап укып, өченчеләр яңа ел кичендә сәяхәткә чыгып, таңны яңа урында каршы алу хыялы белән яши. Шулай да барыбызны да бер әйбер берләштерә: үзе белән бер могҗиза алып килә торган сәгатьләр сугуы.

Дөрес, күпләр ышанмаса да, һәр олы кешенең күңелендә ак сакаллы, кулына капчык тоткан, боланнарга утырып килгән Кыш Бабайга ышанган бер бала яши. Һәм елга бер тапкыр безнең аңа хат язу мөмкинлеге бар, ләкин конвертта түгел, ә күңел түрендә. Әйдәгез, бәйрәм алдыннан, бөтен эшне бераз читкә куеп, иң яшерен хыялларыбызга колак салыйк һәм үзебезгә хыялланырга рөхсәт итик.

Фирзәр Галимов:

– Яңа ел бәйрәмен мин әти-әнием, абый-апаларым, әби-бабайларым һәм туганнарым белән үткәрергә, бәйрәм итәргә яратам, чөнки ул гадәт минем инде кечкенәдән шулай килгән. Яңа ел кичен без түгәрәк өстәл артына җыелып, бер-беребезне якынлашып килүче яңа ел белән котлыйбыз, һичшиксез безнең телевизорда «Голубой огонек» яисә ТНВ каналыннан Яңа елга багышланган концерт бара. Безнең һәрберебезнең тәлинкәсендә оливье салаты, өстәлләрдә бик күп ризык була. Унике тулганчы без һәрвакыт нинди дә булса өстәл уеннары уйнарга яратабыз. Унике тулырга биш минут кала урамга чыгып бингаль утлары алып, аларны яндырып һәм салют аттырып, шулай яңа елны каршы алабыз.

«Кыш Бабайга ышанасыңмы?», дигән сорауга ничек җавап бирергә дә белмим. Миңа калса, ул һаман да бар: ниндидер күзгә күренмәс бабай, ак сакалдан, баритон тавышлы, ак мыеклы. Кыш Бабайдан, әгәр хәзерге заманны алсак, дөньяның тынычлануын һәм һәрбер йортка бик күп бәхет, сәламәтлек керсен, дип теләр идем Яңа елда.

Чулпан Нәҗипова:

– Яңа ел минем өчен ул – иң мөһим гаилә бәйрәме. Шуңа күрә мин бу көнне гаиләм белән бергәләп  авылга кайтып уздырырга яратам. Бергә  төрле-төрле Яңа ел совет фильмнары карап үткәрәбез. Кыш Бабайдан мин инде бала чагымнан ук хыялланган фотоаппарат сорар идем.

Азалия Гайсина:

–Яңа ел кичәсен мин һәрвакыт гаиләм белән бергә үткәрергә яратам. Әгәр Кыш бабай, әлбәттә, чынлыкта булса, мин  аннан һичшиксез бер чын ат сорар идем.

Алия Гарифуллина:

– Яңа ел кичен гадәттә мин яраткан гаиләм һәм туганнарым белән үткәрергә омтылам. Әгәр Кыш Бабайдан берәр теләгемне үтәвен сорарга мөмкинлегем булса, мин һичшиксез оча белү сәләтен сорар идем.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев